Татарстанда ВИЧ авырулар санының дәрәҗәсе кими

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Татарстанда икенче ел ВИЧ-йогышлар белән авырулар санының 5,9%ка кимүе билгеләнә. Моның турында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында ТР сәламәтлек министры Марат Садыйков белдерде. Утырыш 2016–2017 елларда  гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында сәламәт яшәү рәвешен оештыру, ВИЧ-йогышларын, вируслы В һәм С гепатитларын профилактикалау буенча чараларны гамәлгә ашыруга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International