ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика клиник онкология диспансеры» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Илгиз Ринат улы Хидиятов билгеләнде.
1973 елның 31 маенда туды.
1997 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады. 1998 елда –«Хирургия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетының интернатурасын. 2006 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте институтын тәмамлады.
1997–1998 елларда – Республика клиник хастаханәсенең табибы-интерны;
1998–1999 елларда – ТР ССМ Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең табибы-хирургы;
1999 елда – Арча үзәк район хастаханәсенең табибы-хирургы;
1999–2001 елларда – ТР ССМ Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең оператив бүлегенең башлыгы;
2001–2005 елларда – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар сәясәте бүлегенең башлыгы;
2005–2009 елларда – Питрәч район үзәк хастаханәсенең баш табибы;
2009–2018 елларда – Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы.