ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов катнашуында капиталь ремонттан соң өч медицина объекты ачылды. 2нче номерлы балалар сырхауханәсе, 1нче номерлы өлкәннәр сырхауханәсе һәм  ТКҮРКХнең консультатив-диагностик сырхауханәсе яңартылдылар. Моның өчен республика бюджетыннан 272 млн.сум акча бүлеп бирделәр.

Бүген Яр Чаллыда Шәһәр советының киңәйтелгән утырышы узды, анда Яр Чаллы шәһ. социаль-икътисадый үсешенең йомгакларын ясадылар. Утырыш башланыр алдыннан килүчеләр шәһәр предприятиеләренең продукциясе һәм проектлары күргәзмәсе белән таныша алдылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы шәһәренең мэры Наил Мәһдиев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов күргәзмәне карап чыктылар.

Бүген Владимир өлкәсе делегациясе медицина учреждениеләрендә «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклавы» дигән Бердәм Дәүләт Мәгълүмати Системасын кертү һәм эш тәҗрибәсе белән таныша.

Балалар республика клиник хастаханәсе Россиянең Педиатрлар союзы конкурсының «2017 елның иң яхшы педиатрия профиленең сәламәтлек саклау учреждениесе» номинациясендә җиңүче булды.

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллының 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә килеп китте, анда күптән түгел генә капиталь ремонт тәмамланды. ТР Президенты белән расланган шәһәр һәм муниципаль районнарының сырхауханәләрен модернизацияләүнең моңарчы булмаган программасы аркасында әһәмиятле үзгәрешләр барлыкка килде.

Теләче үзәк район хастаханәсендә 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Хастаханәнең баш табибы Илсур Галиуллин эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен тикшерде. Узган елда Теләче районында 124 бала туды – үткәндәге елдан  48 балага азрак. 171 кеше вафат булды, 2016 елның абсолют күрсәткеченнән 42гә азрак. Узган елда эшкә сәләтле яшьтәге 29 кеше вафат булды – үткән елның абсолют күрсәткеченнән 14кә азрак.

Санкт-Петербургта йөрәкнең электростимуляциясе һәм клиник электрофизиологиясе буенча «Кардиостим-2018» дигән  XIII Халыкара конгрессы узды, анда йөрәк ритмының һәм йөрәк үткәрүчәнлекнең катлаулы бозылуларын хирургик дәвалау турында  фикер алыштылар. Россиянең Төньяк башкаласы инде чирек гасыр тәҗрибә уртаклашу өчен йөрәк ритмының тайпылышын диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче белгечләрне: кардиологларны, аритмологларны, кардиохирургларны, рентгенэндоваскуляр алымнар буенча диагностикалауның һәм дәвалауның белгечләрен, функциональ диагностикасы табибларын, ашыгыч ярдәм табибларын берләштерә.

 «Чирмешән ҮРХ» ДАССУдә Чирмешән районының сәламәтлек саклау тармагының 2017 елдагы эшенә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган йомгаклау медицина советы узды.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International