ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 15 февральдә операция шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көн 2009 елда операцион шәфкать туташларының Европа ассоциациясе тарафыннан игълан ителде.

Бүген Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУдә ел саен уздырыла торган җыелыш үтте, анда 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм приоритет юнәлешләрне билгеләделәр.

 

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә узган ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. 2017 ел медицина учреждениесе өчен үзенчәлекле булды – ике эре сырхауханәдә  капиталь ремонт үткәрделәр. Анда елына 300 меңгә кадәр кеше йөри. ТКҮРКХдә югары технологияле медицина ярдәмен ешрак күрсәтә башладылар. Кадрларны да чакыралар.

Республика наркология диспансерында 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар  һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Утырышта ТР буенча ЭЭМның Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә башлыгы Вадим Костюнин, Республика наркология диспансерының баш табибы Илгиз Әхмәтҗанов, шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, ТР Ресоциализацияләү фонды вәкилләре һәм диспансерының хезмәткәрләре катнаштылар.

5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе ДАССУнең бүлеге мөдире, табибы-фтизиатры Фәния Басырова «Минем язмышым — минем һөнәрем» категориясендә иң яхшы булды.

Фәния Басырова 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең күппрофильле стационарын ачу вакытыннан ук, ул чакта әле элекке «Камаз» Медсанчасте булган, физиотерапевтик бүлекне җитәкли. Аның җитәкчелегендә 19 шәфкать туташы эшли. Көн саен бүлектә төрле авырулар буенча меңнән артык физиопроцедура үткәрелә, 30га якын төрле дәвалау алымнары кулланыла. Аның тарафыннан физиотерапевтик дәвалауның күп яңа хәзерге заман алымнары кертелгән.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 14 февраленнән № УП-166 указ белән Адел Юныс улы Вафин башка эшкә күчүе аркасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасыннан азат ителде.


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Чистай үзәк район хастаханәсенең яңа балалар шәһәр сырхауханәсе ачылды. Ачылуның тантаналы церемониясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Спас үзәк район хастаханәсенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5нче чакырылышы депутаты Юрий Камалтынов, ТР Президентының Аппараты җитәксчесенең урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесенең секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев килеп киттеләр.

14 февральдә 19.00 сәгатьтә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә онкологик авыручыларга ярдәм итүгә багышланган «Тормыш музыкасы» хәйрия концерты узачак. Чара Яман шешкә каршы көрәш көненә туры китерелгән.

Сабыйны коткарырга Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре командасының төгәл һәм эшләп җиткерелгән хәрәкәтләре, әнисенең ышанычы һәм кечкенә пациентның ышанмаслык ихтыяр көче булыштылар. Казан клиникасының табиблары сабый гомере өчен туу көненнән башлап ярты елдан артык дәвамында көрәшкәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International