Саба үзәк район хастаханәсендә «Мәни бизе авырулары. Тулий лазеры мәни бизе хирургиясендә» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция кысаларында немец хирургы - Мюнстер шәһ. (Германия) университет клиникасының эндоурология бүлеге мөдире, профессор Армина Секкер мастер-классы үтте. Аның җитәкчелегендә хастахәнәдә мәни бизенең аденоматоз гиперплазиясенең тулий лазерлы энуклеациясен үткәрделәр. Сүз уңае белән әйткәндә, тулий лазерлы җайланма ярдәме белән мәни бизе авыруларын шундый дәвалау методикасын Саба ҮРХдә беренче тапкыр узган җәйдә керттеләр.
Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.
12 февральдән башлап 16на кадәр Республика кан үзәгендә (Казан шәһ., Җиңү проспекты, 85) донорлар канын җыю буенча «Андрей» акциясе уза. Акция исемен пациент Андрей Протас хөрмәтенә бирделәр. Аның тормышын онкологик авыру алып китте. Андрей кызы, соңгы берничә ай атасы донорлар каны аркасында торды дип билгеләп, донорларга рәхмәт белдерде. Акция аңа һәм донорлар каны яшәргә озаграк һәм яхшырак булышкан кешеләргә, шулай ук ул хәзер ук кирәк булган кешеләргә хәтер билгесе булачак.
Лениногорскта амбулатор гемодиализ үзәге ачылды. Элегрәк хроник бөер эшчәнлегенең җитешсезлеге белән пациентларга алар өчен бик мөһим процедура артыннан Бөгелмәгә барырга туры килгән иде.
Оча сөяге-бот буынын ревизион эндопротезлау буенча мастер-класс 9 февральдә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең травматология үзәгендә узды. КДМУ травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире, профессор, фәннәр докторы Илдар Әхтәмов җитәчелегендә Казанның РКХ хезмәткәрләре, кафедраның аспирантлары һәм травматология бүлегенең мөдире Әсхәб Әлиәсхәбов белән бергә сынган гамма-кадакны ревизион эндопротезга алмаштыру буенча катлаулы операция уздырылды.
1 февральдән башлап Яр Чаллыда «4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе»ДАССУнең җирлегендә Авыртусыз эндоскопиянең амбулатор үзәге үз эшен башлады. Хәзер пациентларда седация астында, «медикаментоз җыкы шартларында», амбулатор эндоскопик тикшерүне түләүсез узарга мөмкинлекләре, ә белгечләрдә, процедураны җентекләп, пациентларга уңайсылыкны китермичә уздырыга, мөмкинлекләре бар.
2018 елның 16 февралендә Казанда Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларының вәкилләре өчен «Социаль проектны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президентының грантын ничек алырга?» уку семинары булачак.
ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Әтнә үзәк район хастаханәсе»ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Эльдар Шәүкәт улы Яруллин билгеләнде.
Шәһәр тире-венерология диспансерының элекке баш табибы, табиб-дерматовенеролог Тамилла Салих кызы Шарлыкова 91нче яшендә вафат булды. Тамилла Салих кызы Шарлыкова 1927 елның 22 октябрендә Казанда туды. 1950 елда Казан медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлек буенча тәмамлады, аннан соң Приморский крайның Владивосток шәһәрендә, хастәханәдә табиб-лаборант булып эшләде. 1952 елдан башлап ашыгыч ярдәм станциясенең табибы, Проскуров шәһ. хәрби госпитальдә диета табибы, Хмельницкий шәһ. Өлкә тире-венерология диспансерында табиб-дерматовенеролог булып эшләде. 1957 елда Казанга кайтты, анда 1959 елда Республика тире-венерология диспансерында табиб-дерматовенеролог булып эшен башлады. 1965 елдан башлап Республика тире-венерология диспансерының дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары вазыйфасында эшләде.
2018 елның 5 февраленән башлап 11нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8157 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1052 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6524– төрле авыруларга туры килде, шул санда 193 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 55 инфаркт.