ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Кама балалар медицина үзәге педиатрия бүлегенең  процедуралар кабинетында «батырлык тартмасын» урнаштырдылар. Анда бала күңелгә ятышсыз медицина хәрәкәтләрне чыдаган өчен үзенә бүләк сайлый ала.  Уенчык  балага юаныч булачак һәм күз яшенә тизрәк кибеп бетергә ярдәм итәчәк

31 гыйнварда, нәкъ ярты гасыр элек, ашыгыч медицина ярдәме станциясе үз эшен башлады. 55 ел элек районда беренче пункт ачылды, ул Төзүчеләр поселогы баракларының берсендә урнашкан иде.


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Китапта хәрби шинелләр кигән медиклар, аларның Бөек Ватан сугышы фронтларында авыр һәм фидакарь хезмәтләре турында сөйләнә. Аларга китапның авторы – Волхов елгасыннан башлап Одер елгасына кадәр сугыш юлларын үткән хәрби кыр хирургы да керә. Татьяна Андрей кызы узенең күргәннәре һәм кичергәннәре турында, шул вакыйгаларның шаһитләре һәм катнашучылары булган  коллегалары турында яза.

2 февральдә 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» МАда Бөтендөнья онкологик авырулар белән көрәшү көненә багышланган матбугат конференциясе үтәчәк. Татарстанда онкологик авырулар саны ситуациясе, мәкерле авыру белән көрәшү һәм аны профилактикалау турында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, «ТР ССМ  Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы Илдар Хәйруллин, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, РФА член-корреспонденты, онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. Рөстәм Хәсәнов һәм «ТР ССМ РКОД» медицина булеге буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече, м.ф.к. Илсур Шаймарданов сөйлиячәкләр.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кайнар линия» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә интернет- кабул итү бүлмәсе эшли.

Татарстанда «Бердәм рентгенолог» хезмәтен оештыру республиканың иң ерак районнарындагы пациентларның тормышка куркыныч янаган хәлләрендә тәүлек буе эшли торган рентгенологик диагностика хезмәтен оештыруны оптимальләштерде һәм табибның-рентгенологның вакытлы һәм квалификацияле бәяләмәсен алырга мөмкинлек бирде.

31нче гыйнварда Казанга казан офтальмология мәктәбен оештыручы профессор Е.В. Адамюкның токымнары киләчәкләр. Делегация Австриядән киләчәк. Делегация визиты чикләрендә «Казан медицина тарихында профессор Е.В. Адамюкның мирасы» дигән түгәрәк өстәл узачак. Чарада Казан дәүләт медицина университетының  ректоры, профессор Алексей Созинов, ТР баш  офтальмологы, «ТР ССМ РКОБ» ДАССУ баш табибы Айдар Әмиров, КДМУ офтальмология кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. Александр Самойлов катнашачаклар.


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Куркыныч хәлдә булучы кеше организмының тереклек өчен мөһим системаларының эшен торгызу һәм профилактикасы  нәтиҗәле методикалары турында Балалар республика клиник хастаханәсендә «Балалар анестезиология һәм реаниматология мәктәбе» Милли мәгариф проекты чикләрендә фикер алыштылар. Ул проект Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия  Балалар анестезиологлар-реаниматологлар ассоциациясе булышлыкларында гамәлгә ашырыла.

Кардиохирург, РМФА академигы һәм ТР Фәннәр академиясенең  хөрмәтле әгъзасы Ренат Акчурин Казанда Регионара клиник-диагностик үзәгенә килде. Анда ул үзәкнең пациентларына консультацияләр бирде.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән шимбә кич Әлмәттә Нефтчылар мәйданында сәламәтләндерү мәдәни-масса чарасы булды –  «Сәламәтлек кичәсе» күңелле стартлары медицина оешмаларның хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашуы белән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International