ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

«Һөнәр буенча иң яхшы» номинациясендә бүләккә Актаныш ҮРХ терапевты-табибы Рөстәм Азат улы Мугтазиров лаек булды, «Иң яхшы фельдшер-акушерлык пункты» номинациясендә Иске Сәфәр, Түке,  Аккүз, Аеш, Чөгәнә ФАПларының фельдшерлары осталык күрсәттеләр. Бүләкләү тантанасында хастаханәнең 4 яшь белгечен шулай ук билгеләделәр. Хастаханәнең 2 хезмәткәрен Мактау грамотасы һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

2018 елның 15нче гыйнварыннан башлап 21нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7995 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1013 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6335– төрле авыруларга туры килде, шул санда 216 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 62 инфаркт.

Бүген 5 номерлы шәһәр хастаханәсенә максатчан юнәлеш буенча укуны узучы Яр Чаллы медицина көллияте студентлары килеп киттеләр. Быел алар озак көтелгән дипломнарны алачак һәм хезмәт эшчәнлекләрен 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә башлаячаклар. Учреждениедә булачак медикларны структур бүлекчәләре белән таныштырдылар, өстәнлекләр, эш шартлары, карьера үсеше турында һәм хезмәткәрләрне кызыксындыру программалары турында сөйләделәр.

Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең эше белән Татарстан башкаласына килгән General Electric вәкилләре таныштылар. Шәһәрдә иң зур сырхауханәнең яңа бинасы буенча баш табиб Айрат Зиатдинов экскурсия үткәрде. Сырхауханә консультатив-диагностика үзәге принципы буенча эшли һәм ул республикада шундый форматтагы беренче сырхауханә, ул дөнья стандартлары буенча 950 көндәлек килү мөмкинлеге белән оештырылган.

Конкурсның  «Россиянең 100 иң яхшы товары» программасы федераль этабында – 2017 елның « Татарстан Республикасының иң

яхшы товарлары һәм хезмәтләре»  региональ этабында җиңүчеләрне Казан ратушасында бүләкләделәр. Зур  уңышка ирешкәннәр арасында - Республика клиник онкология диспансеры һәм Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе.


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

22 гыйнварда, дүшәмбедә, 11.00 сәг. «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә балаларда салкын тиюдән булган авыруларның өзлегүле формалары турында сөйлиячәкләр. БРКХ баш табибы Рафаэль Шавалиев, баш штаттан тыш балалар белгече – йогышлы авырулар белгече Владимир Анохин, ДРКБ пульманология бүлеге мөдире Илдар Зиннатуллин һәм баш балалар пульмонологы Оксана Пятеркина журналистлар сорауларына җаваплар бирәчәкләр.

Татарстан Республикасында беренче тапкыр Республика клиник офтальмология хастаханәсендә ангиография функциясе белән иң яңа томограф (Германия) барлыкка килде. Бу Россиядә алтынчы аппарат. Әгәр элек өзлегүле патология белән  пациентларда күз челтәре катлавының кан тамырларын җентекләп карау өчен вена эченә контраст матдәне кертергә кирәк иде,  иң яңа томограф бу процедураны тыя, шуның белән бу тикшеренүне  инвазив түгел итә. Һичшиксез, бу табибка да, пациентка да бик зур уңыш.

Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе  эшлиләр.


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген эш визиты чикләрендә Казахстан Республикасыннан делегация Регионара клиник-дагностик үзәгенә һәм Казан шәһ. 21нче номерлы сырхауханәсенә килеп китте.

Технология гистологларга авыруның дөрес диагностикасын ясарга һәм сидек куыгы тукымасына шешнең үтеп керү тирәнлеген төгәл итеп билгеләргә рөхсәт итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International