ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген «Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе» ДАССОның 2нче номерлы сырхауханәсендә «Баш эйләнү: дифференциаль диагностика, дәвалау» дигән лекция узды. Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы профессоры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-неврологы, м.ф.д., Радий Герман улы Есин терапевтларга, неврологларга һәм башка белгечләргә сәбәпләр, диагностика алымнары һәм дәвалау турында сөйләде.

Кыш көне татарстанлыларны чангыда йөрү, чанада, тимераякта шуу төрләрендә шатлыклар гына түгел, ләкин туңу, ә кайчак өшү кебек куркынычлыклар да көтәләр.

Бүген Саба районында, Шәмәрдән – Югары Утар трассасында ЮТҺ булды.2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, аларның берсе 2-яшьлек бала. Ике зыян күргән хәле авыр диярлек кеше РКХнә, бала – БРКХнә тапшырылдылар. Тагын өч зыян күргән кеше Саба үзәк район хастаханәсендә карап тикшерүдән соң канәгәтьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.

Шулай, сәламәтлек өчен кешегә 4 шарт үтәргә бик мөһим: тәмәке тартмаска, җиләк-җимеш, яшелчә көненә 400 граммнан күбрәк ашарга һәм югары активлык белән, мәсәлән, интенсив темпта йөрү белән 30 минуттан артык шөгыльләнергә. Дүртенче шарт – тәүлек буенча 5 граммнан азрак тоз кулланырга.

Бүген  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре РФ  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (ГТХМ) Укыту үзәгендә укулар үтүче ТР Буенча РФ ГТХМ ДУ хезмәткәрләре белән очраштылар. Очрашуда төп тема ир-атларның сәламәтлеген саклау булды. Медиклар билгеләп үткәнчә, алкоголь –  ир-атларның сәламәтлеген җимерүче факторларның берсе.


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

16нче гыйнвардан башлап 25нә кадәр кышкы чорда җәрәхәтләнү профилактикасы буенча ун көнлек уза. Медиклар республика халкына урамда мөмкин кадәр сак булырга кирәк дип хәтерләтәләр – бозлавык вакытында шәһәр буенча хәттә гади хәрәкәт тә җәрәхәт сәбәбе була алачак. Сүз уңаеннан, Татарстан югары җәрәхәтләнүләр саны белән регионнар рәтенә керә.

Бүген иртә белән Казанда Х.Ямашев проспектында ЮТҺ булды. 2 маршрутлы автобус бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итте: 2 кеше ЮТҺ урынында карап тикшерелде, 5 кеше Казанның 7нче номерлы шәһәр хастаханәсенә тапшырылды. Тикшерүдән соң канәгатьләнерлек хәлдә алар амбулатор дәвалауга җибәрелделәр. ЮТҺ урынына Казанның 3 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыкты.

Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе  эшлиләр.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2017 ел эчендә Балалар республика клиник хастаханәсендә сулыш алу әгъзалары авырулары белән 5 мең 39 бала дәваланды. Моның турында «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә БРКХ баш табибы Рафаэль Шавалиев сөйләде.

Казанның «Студенческая» сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләре әбисе белән тәрбияләнгән ятим-кыз белән очраштылар. Учреждение хезмәткәрләре кием, ашамлыклар һәм авыз куышлыгы гигиенасы чараларын бүләкләделәр. Анан соң психолог арт-терапияне уздырды, стоматолог тешләрне карап чыкты һәм дәвалау уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International