Бүген Казанда Ямашев урамында ЮТҺ булды. Маршрутлы автобус багана белән бәрелешү нәтиҗәсендә, башлангыч мәгълүматлар буенча Казан шәһ. 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә медицина ярдәме өчен 14 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 3 хастаханәгә урнаштырылды. Хәзер медиклар бөтен кирәкле медицина ярдәмен Казан шәһ.7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә күрсәтәләр.
КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов 5 ел эчендә онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасының эш йомгакларын ясады, киләсе елга фәнни эшчәнлек өлкәсендә КДМАның эш планын тавышландырды. Узган еллар эчендә Республика онкология диспансеры белән бергәләп оештырылган һәм үткәрелгән кафедраның фәнни тормышының әһәмиятле вакыйгаларын билгеләде.
Яр Чаллының 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә «Йөрәгеңнең эшен тикшерь» дигән гомумшәһәр акциясе узды. «Йөрәгеңнең эшен тикшерь» акциясе йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасына юнәлдерелгән иде. Аны уздыруның алты сәгать дәвамында кардиолог кабул итүен 290 кеше узды. Бөтен пациентларга артериаль кан басымын үлчәделәр һәм электрокардиограмма ясадылар.
Чистай үзәк район хастаханәсендә командада нәтиҗәле эш буенча тренинг әйдәүче белгеч, психолог, бизнес-тренеры Татьяна Савельева җитәкчелегендә узды. Лидер сыйфатларын, эштә нәтиҗәле коммуникацияләрне, кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары белән телдән булмаган аралашу күнекмәләрен эшкәртеп җиткерүгә юнәлгән тренингның бай эчтәлекле программасында балалар сырхауханәнең педиатр-табиблары һәм табиблары-белгечләре катнаштылар.
Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланучы балалар һәм «Роналд Макдоналд йорты» хәйрия кунакханәсендә торучылар өчен Туңдырма бәйрәме узды. Аниматор балаларның күңелен ачкан вакытта ата-аналар җитди патология һәм ашауда төрле мәсьәләләр булган балаларны дөрес ашату турында лекция тыңнадылар.
«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион фикер» дигән XIII конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Республика клиник хастаханәсе балалар травматология бүлегенең хезмәттәшләр коллективының «Балаларда бот сөягенең ярчыклы сынуын дәвалау өчен аппарат» дигән проекты «Ел патенты» номинациясендә билгеләнде.
Мастер-классның беренче көне барышында маммаро-таҗсыман шунтлау һәм таҗсыман артерияне стентлау белән «Миокардны гибрид аз инвазив реваскуляризацияләү» дигән күрсәтмә операция уздырылды. Икенче «Аорталь клапанны аз инвазив протезлау» дигән күрсәтмә операция шулай ук on-line тәртибендә узды.
2017 елның 11 декабреннән башлап 17 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8281 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1278 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6371– төрле авыруларга, шул санда 175 инсультка һәм 57 инфаркта туры килде.
Бүлек мөдире Рәмис Якубов җитәкчелегендә кардиохирурглар командасы йогышланган митраль клапанны бетерү һәм ясалма кан әйләнеше шартларында ясалма клапанны протезлау буенча пациентка мини-инвазив операция ясарга карар кабул итте.
Түбән Каманың перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсендә яңа туган балалар патологиясе бүлегенең капиталь ремонт ахырына якынлаша. Анда патология белән яңа туган нәниләргә югары профессиональ медицина ярдәмен яңа җиһазда һәм уңайлырак шартларда күрсәтәчәкләр.