ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Конкурс өч этапта узды. Конкурста катнашу өчен табиб хастаханәдә 5 елдан артыграк эшләргә тиеш. Хезмәт коллективы гомуми җыелышында конкурсантлар үз эшчәнлекләре турында статистик күрсәткечләрне кертеп хисаплар, шулай ук үз мәнфәгатьләре һәм мавыгулары турында эссе  тәкъдим иттеләр.

2017 елның 23 декабрендә 9 сәгатьтә Республика наркологик диспансерда (Сеченова ур., 6, мансарда) эчкечелек һәм наркомания белән авыручыларның туганнары өчен ачык семинар узачак. Бөтен теләүчеләр бәйлелек вакытында психокоррекцион ярдәмнең нигезе бүлүчы психотерапевтик дәвалау алымнары белән таныша, шулай ук хроник стресслар, неврозлар, психосоматик авырулар профилактикасы турында бөтен кирәкле мәгълүмат ала алалар.

21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасына Идел буе һәм Урал федераль округлары буенча РФ атказан табибларының Регионара стратегик сессиясендә катнашучылар белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килеп китте. Адел Вафин һәм сырхауханә баш табибы Айрат Зиатдинов кунакларга медицина-тернәкләндерү бүлеген, хатын-кызлар консультациясен, ирләр сәламәтлеге үзәген һәм Республика клиник онкология диспансерының филиалын күрсәттеләр.

Казанда «Татарстан Республикасы  өчен 50 иң яхшы инновацион фикер» дигән XIII конкурс җиңүчеләрен бүләкләү булды. Сигез номинациядә 139 конкурсант бүләкләргә лаек булды. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең табиблары: кан тамырлары хирурглары Илдар Хәлилов һәм  Наил Закирҗанов,  шулай ук УТТ табибы Наталья Баязова –  «Социаль әһәмияткә ия инновацияләр» номинациясендә җиңүчеләр булдылар.

Бүген  Республика клиник онкология диспансерында татарстан хирургы, профессор, Татарстан эндоскопия хезмәтенә нигез салучы Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эндоскописты, РФ атказанган табибы Владимир Юрий улы Муравьев юбилеена багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли «Диагностик һәм оператив эндоскопиянең хәзерге заман аспектлары» дигән конференция үз эшен башлады.

Бүген «Мирас»спорт комплексында «Тонусны чәй белән күтәрәбез – алкогольне кабул итмибез!» дигән алкоголизм профилактикасы буенча акция узды. 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенең медицина психологы И.М. Рыбакова һәм «Ковчег» ПТО тернәкләндерү үзәгенең белгече Э.И. Әхтәмова КФТТУ студентларына һәм хезмәткәрләренә алкоголь бәйлелек вакытында килеп чыккан психологик һәм физик мәсьәләләре турында сөйләделәр.

Кунакларга хастаханәнең кабул итү-диагностик бүлеген, тикшеренү кабинетларын,  манипуляцион, реанимацион залларны, дәвалау тернәкләндерү кабинетларын күрсәттеләр.


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ишетү сәләтенең; бозылуы белән кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәр ярдәме белән чакыра алалар. Моның өчен 8987-297-41-36 телефон номеры буенча хәбәр җибәрергә мөмкин була.

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» Республика конкурсының җиңүчеләре – Яр Чаллы шәһ.Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары стажировканы Германиянең әйдәүче клиникаларында узалар. Исегезгә төшерик, Чаллы медиклары «Уникаль очрак» номинациясендә җиңделәр. Аларның тырышлыгы белән  автомобиль һәлакәтендә зыян күргән 28-яшьлек ир кеше тулы сыйфатлы тормышка кайтарылды. Лауреатларга бүләкләрдән берсе чит илләрдә стажировкага грант булды.

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хезмәткәрләре ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин башлыгында моңа кискен мохтаҗ булган кешеләргә коткару һәм тормыш бүләк итү өчен «Тормыш могҗизасын бүләк ит!» дигән донор акцисендә катнаштылар. Рөстәм Заһидуллин Республика кан үзәгенә иң беренче килде – иртәнге сәгать 8. Бүген министрлык вәкилләре ярдәмендә кан банкы 24л 681 мл тулыланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International