ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кама балалар медицина үзәгендә (Яр Чаллы шәһ.) «Балалар яшендә аутоиммун авыруларның көнүзәк мәсьәләләре» дигән фәнни-гамәли конференция узды.

Бүген Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә ТР медицина хезмәткәреләренең «Сәламәтлек-2017» спартакиадасында катнашучыларын тантаналы бүләкләү булды. Спорт чараны оештыру һәм уздыру өчен шәһәрнең медицина оешмаларын да бүләкләделәр.

Бүген Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасына Бөтенроссия шәфкать туташларының «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән конгрессында катнашучылар килеп киттеләр. Ул республиканың баш каласында иртәгә башлана инде.

27 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге казан паркында кан тапшыру буенча «Игелекле йөрәк көне» һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау буенча «Хәрәкәт шатлыкка» дигән массакүләм зарядка узачак. Бу көнне 9 сәг. башлап 12гә кадәр Республика кан үзәге казанлыларны «Игелекле йөрәк көне» донор акциясендә катнашырга чакыра. 18 сәг. башлап парк территориясендә массакүләм зарядка узачак – инструкторлар казанлыларга терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау өчен күнекмәләр күсәтәчәкләр.

Россиянең медицина һәм фармацевтик югары уку йортлары арасында иң яхшы яшьләр фәнни җәмгыятенә III Бөтендөнья конкурсы нәтиҗәләре буенча, Казан дәүләт медицина университетының И.А. Студенцова исемендәге Студентлар фәнни җәмгыяте Россиядә иң яхшы дип танылды һәм Казанда КДМУ җирлегендә дүртенче Бөтенроссия конкурсын уткәрергә хокук алды.

Татарстан Республикасы кардиологик хезмәт үсешенә зур өлеш кертү өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, профессор  Альберт Галявичка Россия кардиологик җәмгыятенең  «Хөрмәтле кардиолог» исеме бирелде. Сарвар улы Альбертка бүләкне  танылган европа кардиологы Фаусто Пинто (Португалия) тапшырды.

РКХдә  «Төз буынын беренчел эндопротезлау: эндопротез чикләнлегенең дәрәҗәсен сайлау, арттагы чалыш бәйләвечне саклау белән төз буынын эндопротезлаүның үзенчәлекләре» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә РКХ, 7нче ШКХ, АМЯХ, ТКҮРКПХ, 12нче ШКХ, «Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. МСЧ табиблары травматологлары-ортопедлары, шулай ук Республика клиник хастаханәсенең фәнни-тикшеренү бүлегенең хезмәткәрләре   катнаштылар.


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә алдагы чалыш бәйләвеченең артроскопик пластикасы буенча мастер-класс Мәскәүдән төз һәм кулбаш буыннары травмаларының мәсьәләләре буенча эксперт Рафаэль Рифат улы Туктаров катнашуы белән  узды.

Сез безгә сырхауханәләрнең һәм белгечләрнең эшләрен яхшыртырга булыша, Сезнең хокукларыгызны бозулар турында белдерә һәм аларның эшен оештыруын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрегезне әйтә аласыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.

Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә ИСО 50001 халыкара стандарты нигезендә энергетик менеджмент системасын кертү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International