Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның Кытай Халык Республикасы Аньхой провинциясенең делегациясе белән очрашуы булды. Исегезгә төшерик, бу көннәрдә делегация эш визиты белән Казанга килгән, һәм Татарстанның әйдәүче клиникаларына килеп китте инде.
Казанга Кытай Халык Республикасы Аньхой провинциясенең делегациясе килде. Кунаклар Республика клиник хастаханәсенә, Казан шәһ. 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә, Республика клиник онкология диспансерына, Балалар республика клиник хастаханәсенә һәм Регионара клиник-диагностик үзәгенә килеп киттеләр.
Түбән Кама районында хәзер социаль хезмәтләр җыелышын алырга хокукы булган 21931 льготник тора. Аларның 14594 кешесе сайлауны акча файдасына ясаганнар. Акчалата компенсация суммасы 807,94 сум тәшкил итә. Шуның белән бергә, белгечләр социаль хезмәтләр җыелышыннан баш тартырга киңәш итмиләр. Каты авырулар вакытында кыйммәтле дарулар кирәк, акчалата компенсация шушы чыгымнарны кайтармый.
Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.
Казан дәүләт медицина университетына керүгә быел 2107 абитуриент документлар тапшырды. Беренче курска 751 кеше алынды, аларның 425 – бюджетлы урыннарга. Булачак беренче курс студентлары арасында – 9 кеше Бөтенроссия укучылар олимпиадасында һәм укучылар олимпиадаларында җиңүчеләр. 21 беренче курс студенты иң югары билгегә (ЕГЭ нәтиҗәләре буенча 100 баллга) ия.
2017 елның 24–26 августында Казанда травматологлар-ортопедларның VI Евразия конгрессы узачак. Конгресс Бөтен Россиядән, шулай ук Беларусьтән, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Узбәкстаннан травматология һәм ортопедия өлкәсендә әйдәүче белгечләрне җыячак. Шулай ук Бөек Британия, Германия һәм Словакия экспертлары чыгыш ясаячаклар.
2017 елның 14 августыннан башлап 20 августына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7379 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1466 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5607– төрле авыруларга, шул санда 177 инсультка һәм 79 инфаркта туры килде.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән республика хәйрия акциясе чикләрендә булачак беренче класс укучылары бөтен мәктәп кирәк-яракларын алдылар. Сәламәтлек саклау идарәсенең һәм район медицина оешмаларының профсоюз оешмалары мохтаҗ булган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүне оештыручылар булып чыктылар.
Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.
Иннополис шәһ. Медицина үзәгенә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм медицинадагы яшь галимнәрнең «RE:Search» дигән Халыкара конгрессының экспертлары килеп киттеләр. Кунакларны Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин озатып барды. Конгресс эксперларын Медицина үзәге эшенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар, пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү алгоритмын күрсәттеләр. Визит барышында, Адел Вафин һәм республика кунаклары дәвалау реабилитациясе бүлегенә, консультатив-диагностик блокка һәм ашыгыч ярдәм бүлегенә килеп киттеләр.