Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль-әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга (түбәндә КБО) субсидияләр тапшыру буенча конкурс 2017 елның 8 августыннан №565 «Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль-әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга конкурс нигезендә субсидияләр тапшыру бунча Тәртипне раслау турында» дигән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Тәртипкә туры китереп ике юнәлеш буенча уздырыла.
6 ай нәтиҗәләре буенча халыкның билгеле төркемен өстәмә диспансерлаштыру чикләрендә Түбән Кама иртә стадияләрдә онкологик авыруларны ачыклау буенча беренче урын алды. Диспансерлаштыру чикләрендә иртә стадияләрдә төрле шешләр 130 Түбән Камада торучыда ачылды. Хәзер алар өстәмә тикшерү узалар.
Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең белгечләре Самарадан коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Самарадан белгечләр визитының максаты – күп профильле стационарның уңай эш тәҗрибәсен һәм принципларын өйрәнү, аның техник җиһазландыруы.
Медицинадагы яшь галимнәрнең «RE:Search» дигән II Халыкара конгрессы бүген Иннополис шәһәрендә ачылды. Чарада – Россиядән һәм БДБ илләреннән 250 артык яшь белгеч катнаша. Экспертлар – сәламәтлек саклау өлкәсендәге АКШнан, Бөек Британиядән, Германиядән һәм Россиядән әйдәүче белгечләр.
Бүген Теләче районында «Кан бүләк итеп – үлемнән коткарасың» дигән донор акциясе үтте. Акциядә 70 артык кеше катнашты. Донорлар кан банкын 34 литрга тулыландырдылар. Теләче медиклары донорларга рәхмәт белдерделәр. Хәзерге вакытта хәзерге заман медицинасында авыручыларны үлемнән коткару өчен инновацион технологияләрне, яңа буын препаратларын файдаланалар, ләкин авыручыларны коткару өчен кирәкле кан запасларын, донорлардан алудан тыш, алыштырырга яки тутырырга бер ни дә юк.
Бүгенге көнгә Түбән Кама районы сәламәтлек саклау оешмаларына «Совигрипп» вакцинасы 4050 доза санында килде.Ул 6 айдан башлап 6 елга кадәр балалар һәм йөкле хатыннар өчен билгеләнә. Беренче чиратта балалар мәктәпкәчә оешмаларына баручы балаларга прививка ясый башлаячаклар.
2017 елның 17-18 августында Иннополиста Медицинадагы яшь галимнәрнең «RE:Search» дигән II Халыкара конгрессы узачак. Бу фәнни-белем бирү чарасы. Аның максаты – яшь галимнәрнең фәнни эшчәнлеген стимуллаштыру, сәламәтлек саклавында инновацион продуктларны эшкәртү өлкәсендә тәҗрибә туплау.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Дуслык сырхауханәсе – татарстан стандарты» пректын кертү буенча эш дәвам итә. Хәзер медицина оешмасына мөрәҗәгатьнең иң беренче этабында пациентлар белән аралашкан теркәүчеләр-персонал белән эш уздырыла.
УНИКС баскетбол клубының уйнаучылары Иннополис шәһ. РКХнең медицина үзәгенә килеп киттеләр, анда спортчылар тар белгечләрдә тикшерүне, диагностиканы һәм тредмил-тестны уздылар.
Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин медицина оешмаларына бергәләп гизеп чыктылар. Республика ведомстволарының башлыклары Республика бүлегендә клиник туберкулезга каршы диспансеры 2нче номерлы диспансер бүлегендә сырхауханәсе бинасына янкормасын, 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең травмпунктын төзү барышын һәм Казанның 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең төзелүче бинасын карап чыктылар. Җитәкчеләр шулай ук Казан шәһ. 18нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә һәм Регионара клиник-диагностик үзәгендә капиталь ремонт уздыруның барышы белән таныштылар.