Бүген Теләче районында «Кан бүләк итеп – үлемнән коткарасың» дигән донор акциясе үтте. Акциядә 70 артык кеше катнашты. Донорлар кан банкын 34 литрга тулыландырдылар. Теләче медиклары донорларга рәхмәт белдерделәр. Хәзерге вакытта хәзерге заман медицинасында авыручыларны үлемнән коткару өчен инновацион технологияләрне, яңа буын препаратларын файдаланалар, ләкин авыручыларны коткару өчен кирәкле кан запасларын, донорлардан алудан тыш, алыштырырга яки тутырырга бер ни дә юк.