ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

РКХ табибларына медицина фәннәре докторы һәм медицина фәннәре кандидаты фәнни исемнәр бирелде.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Яңа объект ярдәмендә медиклар оешмада уздырылган операцияләр төрләренең санын арттырырга ниятлиләр.

Бүген Түбән Камада Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе җирлегендә районара белем бирү «Онкологик авыруларның профилактикасы һәм аларны дәвалау» дигән семинар булачак. Чара Онкологик авырулар белән көрәшү елының чикләрендә, Татарстан халкына махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максатында уздырыла. Шулай ук семинар уздыру сәбәбе – Түбән Кама муниципаль районының онкологик хезмәтенең 30-еллыгы.

Кытайдан төрле юнәлешләрнең җитәкчеләре ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының узган елның августы ахырында эксплуатациягә кертелгән яңа 2нче номерлы дәвалау-диагностика корпусына килеп киттеләр.

2016 елның 12 декабреннән башлап 18нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9090 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1129 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7353 – төрле авыруларга, шул санда 176 инсультка һәм 44 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 79 тапкыр чыктылар.

Әлмәт медицина көллиятенең студентлары квалификацион таләпләргә туры китереп «Медицина һәм социаль карау» 41 компетенциясе буенча катнашалар. Шулай Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы җирлегендә беренче этап узды.

Республика клиник хастаханәсенә Әстерхан шәһ. «Газпром добыча» ААҖ  «Медик-санитар часте» сәламәтлек саклау хосусый оешмасы делегациясе килеп китте.

ВИЧ профилактикасы турында ТР буенча РФ ГХМның Уку үзәгендә сөйләделәр.  Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре булган кешеләргә ВИЧ һәм СПИДның риск факторлары, тапшыру юллары  һәм симптомнары турында сөйләделәр. Сөйләүчеләр ВИЧ-йогыш килеп чыгуын кисәтү буенча профилактик чараларны үтәү кирәклегенә аерым игътибар бирделәр.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Казанда  «Энергопартнер-2016» дигән конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантаналы церемониясе узды. Җиденче ел рәттән Яңа ел алдында «Татэнергосбыт» АҖ Татарстан Республикасы юридик шәхесләр арасында электроэнергияне иң яхшы кулланучыларны сайлый.

Бүген ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросында оешма хезмәткәрләре балаларының рәсемнәре һәм иҗади эшләре конкурсының йомгакларын ясадылар. Конкурска балалар Яңа елга багышланган рәсемнәр һәм вак-төяк әйберләрне тәкъдим иттеләр. Һәр катнашучыга исемле грамота һәм бүләк тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International