2016 елның 12 декабреннән башлап 18нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9090 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1129 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7353 – төрле авыруларга, шул санда 176 инсультка һәм 44 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 79 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 983 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 53 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 57 кеше зыян күрде, алардан 35 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 19 тапкыр чыктылар, анда 4 кеше зыян күрде, алардан берсе һәлак булды.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 262кә артты (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны инсультлар буенча – 24кә, ЮТҺ буенча – 7гә артты. Чакырулар саны инфарктлар буенча – 6га, бала табулар буенча – 14кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 3кә артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.