Бүген ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросында оешма хезмәткәрләре балаларының рәсемнәре һәм иҗади эшләре конкурсының йомгакларын ясадылар. Конкурска балалар Яңа елга багышланган рәсемнәр һәм вак-төяк әйберләрне тәкъдим иттеләр. Һәр катнашучыга исемле грамота һәм бүләк тапшырылды.