Бүген Республика Кан үзәгендә бу сезонда икенче «Мин – ТР Доноры» дигән донор акциясе узды. Шушы проект «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОсы белән бергәләп Татарстан Республикасы Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыгының һәм «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ җәмәгать оешмасы булышлыкларында гамәлгә ашырыла. Проект максаты – кан үзәге белән системалы эш өчен югары уку йортларында булучы активның донор төркемнәрен яшьләрнең бер донор хәрәкәтенә берләштерү. Узган акция Хэллоуин бәйрәменең тематик атмосферасында уздырылды һәм проектның икенче сезонының дәвамы булды. Беренче тапкыр кан биргән кеше үзенең Шәхси донор паспортын булдыра алды. Кемнең андый паспорты бар инде үзенең Донор Level күтәрде, шулай ук гадәттәге, дәрәҗәгә ярашлы, бүләкләр алды. Бу көнне 92 кеше донор булды, кан банкы 38 литрга якын донор каны белән тулыланды.
ДПОда тиешле санитар-эпидемиологик тәртипне тәэмин итү өчен иң уңайлы чишелеш КБМҮдә таптылар.
«Майский» Теплица комбинаты» ҖЧҖдә яшелчәләр һәм җиләкләр үстерүе белән бүген Россия ССМ баш диетологы, Россия Нутрициологларының, диетологларының һәм азык-төлек индустриясенең белгечләренең союзы президенты, Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Виктор Тутельян, Татарстан сәламәтлек саклу министры Адель Вафин, сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов таныштылар. Исегезгә төшерик, Виктор Тутельян республикада беркөнлек эш визиты белән. «Майский» Теплица комбинаты» 1974 елда оештырылды. Бүген төп теплицаларның гомуми мәйданы 42 га тәшкил итә. Саклаган грунтта кыярлар уңышлылыгы 155 кг/кв.м җитә, ә томатларның – 82 кг/кв.м Карау барышында кунакларны эремә үзәгенең – үсемлекләр туфрагының сыйфатын саклау буенча үзәкнең – эше белән таныштырдылар. «Майский» Теплица комбинаты» ҖЧҖнең генераль директоры Илшат Ганиев эремә үзәгендә бөтен җиһазлар ватанда эшләп чыгарылган, дип басым ясады. Кунаклар томатлар, кыярлар, баллы төсле борыч, каен җиләге һәм салат үстергән теплицаларны карап чыктылар. Россия баш диетологы Татарстанның яшелчәләре сыйфатын югары бәяләделәр.
Республика клиник хастаханәсендә инсульттан соң пациентларның туганнары өчен мәктәп узды. Семинарда РКХнең инсульт үзәге табиб-неврологы Богданов Ш.Э. инсультның җитди нәтиҗәләре һәм шушы баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларын кичергән пациентларны карау буенча кирәкле кагыйдәләр турында сөйләде. Катлаулы пациентларның туганнары өчен үзләренең якыннарына физик һәм эмоциональ дәрәҗәдә дә этап буенча ярдәм күрсәтү тавшландырылды һәм ачык итеп күрсәтелде.