ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
3 ноябрьдә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә ревматоид артритның социаль-икътисадый һәм психологик мәсьәләсенә багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт советының социаль сәясәт буенча комитетының күчмә утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт советының социаль сәясәт буенча комитетының рәисе С.М. Захарова, ТР Дәүләт советы депутаты, Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы М.Н. Садыков, Россия Федерациясе Президентының Эшләре идарәсе «Сырхауханә белән үзәк клиник хастаханә» ФДБОның нефрология һәм ревматология бүлегенең мөдире А.В. Гордеев, Казан шәһ. Ревматик авырулар һәм остеопороз үзәге җитәкчесе Р.Г. Мухина, хастаханәнең хезмәткәрләре, пациентлары булдылар.
Бүген Минзәлә шәһәренең 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Минзәлә РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районы белем бирү оешмаларының хезмәткәрләренә лекция уздырдылар. Лекция барышында йөрәк-кан тамырлары авыруларын, гриппны, гепатитны, туберкулезны профилактикалау һәм милли календарь буенча вакцина профилактикасын уздыру кирәклегенең мәсьәләләре яктыртылдылар. Лекциядә 60 якын тыңлаучы булды. Лекциядән соң төрле медицина темаларына актив бәхәсләшү килеп чыкты. Бәхәсләшү үзара аңлашу формасында узды.

Табиблар өчен Татарстан хөкүмәте белән оештырылган торак грантлары кадрлар мәсьәләсен чишәләр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә Мәскәү шәһәре Сәламәтлек саклау департаментының баш урологы, Россия урологлар җәмгыятенең вице-президенты Армаис Альберт улы Камалов килеп китте. Республика клиникасына зур кунакны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Сәгыйть улы Залалдинов озатып барды. Кунакларны РКХ баш табибының беренче урынбасары Марсель Мансур улы Миңнуллин, РКХнең бөерне күчереп утырту бүлегенең җитәкчесе, м.ф.д. профессор, Татарстан Республикасының баш урологы Ринат Харис улы Галиев, шулай ук РКХнең башка хезмәтләр җитәкчеләре һәм табиблары-урологлары каршы алдылар. Армаис Альберт улы игътибарына РКХ кабул итү-диагностика бүлегенең эшен, атап әйткәндә, шунда керүче кичектергесез пациентларга этап буенча медицина ярдәмен күрсәтүне тәкъдим иттеләр. Җитәкчеләр диагностика кабинетларына, манипуляцион, шокка каршы һәм реанимацион залларга килеп киттеләр. Визит ахырында зур кунак ашыгыч хезмәтләр системасы белән җиһазландырылган һәлакәтләр медицинасының ситуацион үзәге җирлегендә телемедицина мөмкинлекләре белән, шулай ук хастаханәнең эшенә һәм республика клиникасының башка район хастаханәләре һәм әйдәүче клиникалары белән үзара йогынты ясауга булышлык күрсәткән өч системасы белән танышты. Әйдәүче клиниканың эшчәнлеге белән танышудан соң җитәкчеләр киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Мәскәү шәһәре Сәламәтлек саклау департаментының баш урологы А.А. Камалов һәм Татарстан Республикасының баш урологы Р.Х.Галеев урологиянең мөмкинлекләре һәм көнүзәк мәсьәләләре турында уйлаштылар. Очрашу ахырында киләчәктәге үзара йогынты ясау һәм урология хезмәтенең үсешен оештыру турында килешүгә ирештеләр. Армаис Альберт улы Республика клиник хастаханәсенең эшен югары бәяләде һәм күрсәтелгән кабул итү өчен рәхмәт белдерде.


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, балалар сырхауханәләре эшләмәгәндә, балаларга ашыгыч медицина ярдәме ашыгыч ярдәм подстанцияләрдә (филиаллар) турыдан туры күрсәтелә; стационар ярдәм тәүлек буена атнаның бөтен көннәрендә күрсәтелә, шуннан башка стационарларның кабул итү бүлекләрендә кирәк булганда стационар табибы белән амбулатор ярдәм дә күрсәтелергә мөмкин.

Конференциядә катнашу өчен Идел буе федераль округыннан онкологлар, гомуми практика табиблары, неврологлар, эндокринологлар, ревматологлар, кардиологлар һәм пульмонологлар чакырылалар.
2014 елдан башлап,  А.Вавилова исемендәге «Балалар хосписы» КБМШОна барып кайтып, Госпиталь волонтёр эшен уздыра. Хоспис программалары дәваланмый торган авырулар белән интеккән балаларның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлгән.

2015 елның 9 ае эчендә Әлмәт муниципаль районының халыкның үлүчеләр санын мониторинг буенча  комиссиянеңпланлы эш утырышын ӘМР башлыгы  Айрат Хәйруллин дәвалау-профилактика оешмаларының баш табиблары һәм районның оешма җитәкчеләре белән 2 ноябрьдә уздырды. Район башлыгының, комиссия рәисенең кереш сүзе безнең яшәүчеләребезнең тормышларын саклау һәм сәламәтлекләрен ныгыту буенча гомуми бурычны үтәүгә юнәлделгән ведомствоара йогынтының стратегик чаралар планын эшкәртүгә юнәлтелгән иде.

Гомуми район планеркасына керү алдыннан бөтен җитәкчеләр артериаль кан басымнарын үлчи алдылар. Муниципалит бинасында шушы акцияне «Мамадыш район үзәк хастаханәсе»ДАССОның хезмәткәрләре оештырдылар. Медицина эшчеләре йөрәк-кан тамырлары авыруларының иртә үсеш рискын ачыклау буенча анкеталау уздырдылар. Һәр кешегә профилактика буенча шәхси киңәшләр бирелде. Барысы 63 кеше артериаль кан басымнарын үлчәделәр, 43% очракта күтәренке кан басымы ачыкланды. Күрсәткәчләре  нормативтан югарырак булган кешеләр кызыл карточканы һәм артериаль кан басымын профилактикалау турында брошюра, ә норма булган кешеләр яшел карточканы  алдылар.  Шулай ук тән массасының күрсәткечләрен билгеләделәр, анда 12 кешедә кирәгеннән артык авырлыкны ачыкладылар, ул 19% тәшкил итә.

2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларының рейтингы бастырып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International