2–5 ноябрьдә Сочи шәһ. халыкара катнашу белән «Социаль мәгънәле һәм аеруча куркынычлы йогышлы авырулар» дигән II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.
Конференция дисциплинаара характерда булды һәм югары һөнәри дәрәҗәдә узды. Конференция эшендә 650 артык кеше катнашты, алар арасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белечләре һәм төрле профиль табиблары (инфекционистлар, эпидемиологлар, фтизиатрлар, дерматовенерологлар, терапевтлар, лаборантлар, психологлар). Конференциядә йогышлы авырулар санының һәм йогышлы авырулар белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре карап тикшерелделәр. Вируслы гепатитлар, ВИЧ-йогышы; табигый-чыганаклы, паразитар һәм респиратор йогышлар, иммунопрофилактика мәсьәләләре, йогышлы паталогия вакытында кормобид хәлләр буенча симпозиумнар булдылар. Конференциядә докладлар белән чыгыш ясадылар: ТР ССМның һәм ИФОның баш штаттан тыш йогышлы авырулар буенча белгече, м.ф.д., КДМУның йогышлы авырулар кафедрасы доценты И.Э. Кравченко («Халыкның йогышлы авырулар санының күрсәткечләренә йогышлы авырулар хезмәтенең ресурслы тәэминатының тәэсире», «Рожа белән авыручыларның антиоксидант системасының геннар полиморфизмы һәм авыру үсешендә аларның роле»), КДМАнең йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, профессор Хаертынова И.М. («Пациентларның аерым төркемнәрендә дәвамлы С гепатитын 3D-дәвалау»), РКЙАХ ДАССОның 1нче номерлы КДБ мөдире, м.ф.к. Созинова Ю.М. («Татарстан Республикасы үрнәгендә дәвамлы С гепатитын дәвалауның клиник-оештыру моделе»). Конференцияне уздыру чорында «Аеруча куркыныч йогышлар» дигән белем бирү циклы булды, аның чикләрендә биотерроризм мәсьәләләре карап тикшерелде һәм Дагомыс шәһ. йогышлы авырулар хастаханәсе җирлегендә тактик-социаль укулар уздырылдылар.Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
Табиблар өчен Татарстан хөкүмәте белән оештырылган торак грантлары кадрлар мәсьәләсен чишәләр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә Мәскәү шәһәре Сәламәтлек саклау департаментының баш урологы, Россия урологлар җәмгыятенең вице-президенты Армаис Альберт улы Камалов килеп китте. Республика клиникасына зур кунакны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Сәгыйть улы Залалдинов озатып барды. Кунакларны РКХ баш табибының беренче урынбасары Марсель Мансур улы Миңнуллин, РКХнең бөерне күчереп утырту бүлегенең җитәкчесе, м.ф.д. профессор, Татарстан Республикасының баш урологы Ринат Харис улы Галиев, шулай ук РКХнең башка хезмәтләр җитәкчеләре һәм табиблары-урологлары каршы алдылар. Армаис Альберт улы игътибарына РКХ кабул итү-диагностика бүлегенең эшен, атап әйткәндә, шунда керүче кичектергесез пациентларга этап буенча медицина ярдәмен күрсәтүне тәкъдим иттеләр. Җитәкчеләр диагностика кабинетларына, манипуляцион, шокка каршы һәм реанимацион залларга килеп киттеләр. Визит ахырында зур кунак ашыгыч хезмәтләр системасы белән җиһазландырылган һәлакәтләр медицинасының ситуацион үзәге җирлегендә телемедицина мөмкинлекләре белән, шулай ук хастаханәнең эшенә һәм республика клиникасының башка район хастаханәләре һәм әйдәүче клиникалары белән үзара йогынты ясауга булышлык күрсәткән өч системасы белән танышты. Әйдәүче клиниканың эшчәнлеге белән танышудан соң җитәкчеләр киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Мәскәү шәһәре Сәламәтлек саклау департаментының баш урологы А.А. Камалов һәм Татарстан Республикасының баш урологы Р.Х.Галеев урологиянең мөмкинлекләре һәм көнүзәк мәсьәләләре турында уйлаштылар. Очрашу ахырында киләчәктәге үзара йогынты ясау һәм урология хезмәтенең үсешен оештыру турында килешүгә ирештеләр. Армаис Альберт улы Республика клиник хастаханәсенең эшен югары бәяләде һәм күрсәтелгән кабул итү өчен рәхмәт белдерде.
Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, балалар сырхауханәләре эшләмәгәндә, балаларга ашыгыч медицина ярдәме ашыгыч ярдәм подстанцияләрдә (филиаллар) турыдан туры күрсәтелә; стационар ярдәм тәүлек буена атнаның бөтен көннәрендә күрсәтелә, шуннан башка стационарларның кабул итү бүлекләрендә кирәк булганда стационар табибы белән амбулатор ярдәм дә күрсәтелергә мөмкин.
2015 елның 9 ае эчендә Әлмәт муниципаль районының халыкның үлүчеләр санын мониторинг буенча комиссиянеңпланлы эш утырышын ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин дәвалау-профилактика оешмаларының баш табиблары һәм районның оешма җитәкчеләре белән 2 ноябрьдә уздырды. Район башлыгының, комиссия рәисенең кереш сүзе безнең яшәүчеләребезнең тормышларын саклау һәм сәламәтлекләрен ныгыту буенча гомуми бурычны үтәүгә юнәлделгән ведомствоара йогынтының стратегик чаралар планын эшкәртүгә юнәлтелгән иде.