КБМҮнә бөтен илдән табиблар килүне дәвам итәләр

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Россиянең башка регионнарыннан Чаллы хастаханәләренә табибларны тарту өчен Татарстанда медикларга булышлык күрсәтү программасын җибәрделәр. Шул программа аркасында 2014 елда   Кама балалар медицина үзәгенә РФ төрле регионнарыннан 7 табиб тартылды. Бу елда Кама балалар медицина үзәге штаты 14 табиб белән тулыланды. Аларның 10сы – «грантовиклар». Алар Яр Чаллыга Пермь краеннан, Башкортостан Республикасыннан,  Удмуртиядән һ.б. регионнардан килделәр. Бөтен шул белгечләр табибларны торак белән тәэмин итү буенча программага керделәр һәм бөтен составка диярлек 500 мең сум күләмендә грант хупланды. Хуплаудан соң табиб ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды белән договор төзи һәм квартираны сайлау мизгелен көтә. Торак табибларга Татарстанның социаль ипотека программасы шартларында ( квадрат метрның льготалы бәясе, 7% ел түләве) бирелә. Гомуми түләүнең 500 мең сумы аларның яңа урында эшләүнең 60нчы аенда, ягъни 5 елдан соң, исәптән чыгарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International