ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Конференция эшендә Идел буе федераль округыннан онкологлар, гомуми практика табиблары, неврологлар, эндокринологлар, ревматологлар, кардиологлар һәм пульмонологлар катнашачаклар.

Масса-күләм туберкулинодиагностика – Манту реакциясе балаларда һәм яшүсмерләрдә туберкулезны ачыклауның төп алымы булып тора иде һәм калып тора. Ә бу елдан башлап 8 яшь тулган балаларга Диаскинтест куя башладылар. Ул  организмда актив йогышка гына реакция ясый һәм шуның белән аерыла.

2015 елның 10 ноябрендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның («РМПҮ» ДАССО) гигиеник тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлегенең җирлегендә Казан шәһ. Мәскәү, Киров районнары мәктәпләренең укытучылары өчен «Мәгариф һәм сәламәтлек» темасы буенча семинар-киңәшмә оештырылган һәм уздырылган. Укытучылар алдында район табиблары-белгечләре чыгыш ясадылар: район педиатры, «Республика наркология диспансеры» ДАССОның («РНД» ДАССО) табибы-наркологы, «Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССОның («РКТВД» ДАССО) табибы-дерматовенерологы, «16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның («16нчы номерлы ШКХ » ДАССО) 9нчы номерлы хатын-кызлар консультациясенең мөдире. Семинарда бөтен катнашучыларга «РМПҮ» ДАССОсы белән иҗат ителгән видеофильмнар күрсәтелделәр, аларның темалары: «Наркотикларга юк. Мин актив яшәү рәвеше өчен!», «Алкогольгә юк. Мин актив яшәү рәвеше өчен!», «Тәмәке тартуга юк. Мин актив яшәү рәвеше өчен!», « Сәламәт яшәү рәвешенең кануннары».


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Англиянең сәламәтлек саклау милли хезмәтенең рәисе, Йорк университетының хөрмәтле ректоры, 5-100 Проектының Халыкара советы әгъзасы Малколм Грант белән бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында булды, анда ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, К(И)ФУ  ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнаштылар. Малколм Грант күрсәтелгән җылы кабул итү өчен республиканың җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм бу – аның  Казанга беренче визиты, дип хәбәр итте. Илдар Халиков, үз чиратында,  Татарстан Республикасы өчен мәгариф мәсьәләләре – приоритетлы, дип белдерде. Аннан соң яклар түбәндәге темалар турында фикер алыштылар: югары квалификацияле белгечләрне хәзерләү, кадрларны укыту, хәзерге заман белем бирү сыйфаты. Исегезгә төшерик, Йорк университетының хөрмәтле ректоры, 5-100 Проектының Халыкара советы әгъзасы Малколм Грант Казанга (2015 елның 10–11 ноябре) ике көнлек визит белән килде. Визит барышында ул Фундаменталь медицина һәм биология институтына, Химия институтының кампусына килеп китте, шулай ук К(И)ФУ  ректоры Илшат Гафуров, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин белән очрашты.

 

ТР Президентының матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ТР Президенты матбугат хезмәтенең һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенең фотографик рәсемнәре.

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәшү буенча ведомствоара комиссиянең муниципаль оешмалар белән видеоконференция тәртибендә утырышы булды. Ул «2020 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының үсеше» дәүләт программасын 2015 елда гамәлгә ашыру чикләрендә «ТР ССМ СПИД һәм ЙАКП РҮ» ДАССО эшчәнлегенең нәтиҗәләренә багышланган.
Конференция эшендә  300 артыграк кеше катнашачак дип көтелә. Атап әйткәндә, Россия Федерациясе регионнарының  тире-венерология диспансерларының җитәкчеләре, дерматовенерология кафедраларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, практик табиблары-дерматовенерологлары. Конференция программасында секцион утырышлар, «түгәрәк өстәлләр», практикумнар презентацияләр күздә тотылган. Конференция программасы чикләрендә дерматовенерологиянең һәм косметологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу, «дерматовенерология» белгечлек буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклау өлкәсендә Эксперт советының профильле комиссиясе утырышы планлаштырыла.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар  республика клиник хастаханәсе» ДАССОда 5 ноябрьдән башлап 16на кадәр 14 ноябрьгә – Бөтендөнья диабет белән көрәшү көненә  оештырылган  «Шикәрле диабетны профилактикалау» дигән ункөнлек уза. Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәшү көне бөтен дөньяда шикәр диабеты белән авыруның артуы янауна җавап булып Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән 1991 елда оештырып җибәрелгән. Бөтендөнья көнен уздыру датасы – 14 ноябрь – Канада табибы Фредерик Бантингның туган көне булды. Ул шикәр диабетын дәвалау өчен инсулинны беренче булып кулланды. Диабет көненең төп бурычы – авыруны иртә диагностикалау өчен, диабет белән авыручыларны өйрәтү һәм өзлегүләрне киметү өчен бу мәсьәләгә җәмәгатьне тартырга.

Күп илләрдә бу көнне диабет мәсьәләсенә кеше игътибарларын тарту өчен архитектура памятниклары һәм биналар күк төсе белән астан яктыртылалар. Бу хәрәкәттә 100 артык ил катнашты инде. Россиядә бу көнне пациентлар белән табиблар очрашулары уздырылалар, төрле акцияләр, диабет мәктәпләре һ.б. оештырылалар. 2015 елның 5 ноябрендә «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда «Татарстан Республикасында балаларда һәм яшүсмерләрдә I тип шикәр диабетының проблематикасы» темасына табиб-эндокринологлар һәм психологлар белән бергәләп «түгәрәк өстәл» уздырылды. Бу форум «Шикәрле диабетны профилактикалау» темасына ункөнлекне ачты. Шулай ук Балалар республика клиник хастаханәсендә төрле чаралар планлаштырылган.

«ВИЧ-йогышы белән балаларны дәвалауның хәзерге заман карашлары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе чикләрендә «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәшү һәм профилактика үзәге» ДАССОна (түбәндә – СПИД үзәгенә) конференциянең катнашучылары килеп киттеләр: Россия Федерациясе ССМның ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча баш штаттан тыш белгече, РФ ССМ «Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ФКОның баш табибы Е.Е. Воронин, «PENTA» дигән Балаларда ВИЧ-йогышны дәвалау буенча Европа ассоциациясенең һәм ЮНИСЕФ региональ бүлегенең  вәкилләре һәм экспертлары һәм территориаль СПИД үзәкләренең белгечләре.  Визит максаты –  СПИД үзәгенең тиеш булучы контингентны ВИЧка тикшерү, диспансерлаштыру, дәвалау һәм профилактик чараларны оештыру буенча эш тәҗрибәсен өйрәнү. Визит катнашучылары лаборатор бүлекләрнең, сырхауханәнең һәм ВИЧ-йогышы белән авыручыларны медик-социаль реабилитацияләү бүлекләренең эшчәнлекләре белән таныштылар. Визит вакытында аларга халык арасында профилактик эштә кулланыла торган видеофильмнар һәм мәгълүматый материал күрсәтелделәр.


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәшү һәм профилактика үзәге» ДАССОсы, ТР ССМ  «Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ФКОсы «PENTA» дигән Балаларда ВИЧ –йогышын дәвалау буенча Европа ассоциациясе һәм Үзәк һәм Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләре өчен ЮНИСЕФ региональ бүлеге белән бергәләп оештырылган «ВИЧ-йогышы белән балаларны дәвалауның хәзерге заман карашлары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Конференциядә хәзерге заман карашлары һәм балаларда ВИЧ-йогышының диагностикасын, профилактикасын камилләштерү, балаларда ВИЧ-йогышын һәм беррәттән булучы авыруларны дәвалауны оптимизацияләү, шулай ук медик-социаль һәм психологик адаптацияләү һәм төрле хезмәтләрнең һәм ведомстволарның үзара йогынты ясау мәсьәләләре турында фикер алышалар. Конференция эшендә 100 артык кеше катнаша, алар арасында Россия Федерациясе ССМның ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча баш штаттан тыш белгече, РФ ССМ «Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ФКОның баш табибы Е.Е. Воронин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкилләре, ВИЧ/СПИД өлкәсендә медицина оешмаларының чит ил һәм Россия белгечләре.

Ашыгыч медицина үзәгенең кан тамырлары хирурглары аневризма вакытында аортаның корсак бүлеген эндопротезлауны уздырдылар. Бу 7нче номерлы ШКХ табиблары уздырган имплантация беренче түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International