Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең кан тамырлары хирурглары сирәк ясала торган операцияне уздырдылар

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Ашыгыч медицина үзәгенең кан тамырлары хирурглары аневризма вакытында аортаның корсак бүлеген эндопротезлауны уздырдылар. Бу 7нче номерлы ШКХ табиблары уздырган имплантация беренче түгел.

Ай эчендә кыйммәтле протезлар ике пациентка куелды. Н.В. Склифосовский исемендәге АМЯ ФТИның диагностикалауның һәм дәвалауның рентген-хирургик алымнар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Рэс кызы Черная эндопротезны кую вакытында булышты.

Эндопротез куелган пациент 80 яшьтән олырак һәм операция вакытында ул тулысынча аңында булды. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенеңкан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Илдар Гали улы Хәлилов фикере буенча, пациентның йөрәк авыруы бар, шуның өстәвенә ачык операциянең нәтиҗәсенә аның яше тәэсир итә ала. Бу пациент өчен коткару 7нче номерлы ШКХнең кан тамырлары хирурглары уңышлы ясаган эндопротезлау булды да. Операциядән соң өченче көнгә инде пациент өйгә чыгарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International