«ВИЧ-йогышы белән балаларны дәвалауның хәзерге заман карашлары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе чикләрендә «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәшү һәм профилактика үзәге» ДАССОна (түбәндә – СПИД үзәгенә) конференциянең катнашучылары килеп киттеләр: Россия Федерациясе ССМның ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча баш штаттан тыш белгече, РФ ССМ «Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ФКОның баш табибы Е.Е. Воронин, «PENTA» дигән Балаларда ВИЧ-йогышны дәвалау буенча Европа ассоциациясенең һәм ЮНИСЕФ региональ бүлегенең вәкилләре һәм экспертлары һәм территориаль СПИД үзәкләренең белгечләре. Визит максаты – СПИД үзәгенең тиеш булучы контингентны ВИЧка тикшерү, диспансерлаштыру, дәвалау һәм профилактик чараларны оештыру буенча эш тәҗрибәсен өйрәнү. Визит катнашучылары лаборатор бүлекләрнең, сырхауханәнең һәм ВИЧ-йогышы белән авыручыларны медик-социаль реабилитацияләү бүлекләренең эшчәнлекләре белән таныштылар. Визит вакытында аларга халык арасында профилактик эштә кулланыла торган видеофильмнар һәм мәгълүматый материал күрсәтелделәр.