Илдар Халиков Йорк университетының хөрмәтле ректоры, 5-100 Проектының Халыкара советы әгъзасы Малколм Грант белән очрашты

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Англиянең сәламәтлек саклау милли хезмәтенең рәисе, Йорк университетының хөрмәтле ректоры, 5-100 Проектының Халыкара советы әгъзасы Малколм Грант белән бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында булды, анда ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, К(И)ФУ  ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнаштылар. Малколм Грант күрсәтелгән җылы кабул итү өчен республиканың җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм бу – аның  Казанга беренче визиты, дип хәбәр итте. Илдар Халиков, үз чиратында,  Татарстан Республикасы өчен мәгариф мәсьәләләре – приоритетлы, дип белдерде. Аннан соң яклар түбәндәге темалар турында фикер алыштылар: югары квалификацияле белгечләрне хәзерләү, кадрларны укыту, хәзерге заман белем бирү сыйфаты. Исегезгә төшерик, Йорк университетының хөрмәтле ректоры, 5-100 Проектының Халыкара советы әгъзасы Малколм Грант Казанга (2015 елның 10–11 ноябре) ике көнлек визит белән килде. Визит барышында ул Фундаменталь медицина һәм биология институтына, Химия институтының кампусына килеп китте, шулай ук К(И)ФУ  ректоры Илшат Гафуров, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин белән очрашты.

 

ТР Президентының матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ТР Президенты матбугат хезмәтенең һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенең фотографик рәсемнәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International