Яңа уку елында Казан шәһ. мәктәпләренең директор урынбасарлары өчен «Мәгариф һәм сәламәтлек» темасы буенча семинар-киңәшмәләр яңадан башландылар

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

2015 елның 10 ноябрендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның («РМПҮ» ДАССО) гигиеник тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлегенең җирлегендә Казан шәһ. Мәскәү, Киров районнары мәктәпләренең укытучылары өчен «Мәгариф һәм сәламәтлек» темасы буенча семинар-киңәшмә оештырылган һәм уздырылган. Укытучылар алдында район табиблары-белгечләре чыгыш ясадылар: район педиатры, «Республика наркология диспансеры» ДАССОның («РНД» ДАССО) табибы-наркологы, «Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССОның («РКТВД» ДАССО) табибы-дерматовенерологы, «16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның («16нчы номерлы ШКХ » ДАССО) 9нчы номерлы хатын-кызлар консультациясенең мөдире. Семинарда бөтен катнашучыларга «РМПҮ» ДАССОсы белән иҗат ителгән видеофильмнар күрсәтелделәр, аларның темалары: «Наркотикларга юк. Мин актив яшәү рәвеше өчен!», «Алкогольгә юк. Мин актив яшәү рәвеше өчен!», «Тәмәке тартуга юк. Мин актив яшәү рәвеше өчен!», « Сәламәт яшәү рәвешенең кануннары».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International