Халыкара катнашу белән II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе Сочида булды

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2–5 ноябрьдә Сочи шәһ. халыкара катнашу белән «Социаль мәгънәле һәм аеруча куркынычлы йогышлы авырулар» дигән II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференция дисциплинаара характерда булды һәм югары һөнәри дәрәҗәдә узды. Конференция эшендә 650 артык кеше катнашты, алар арасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белечләре һәм төрле профиль табиблары (инфекционистлар, эпидемиологлар, фтизиатрлар, дерматовенерологлар, терапевтлар, лаборантлар, психологлар). Конференциядә йогышлы авырулар санының һәм йогышлы авырулар белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре карап тикшерелделәр. Вируслы гепатитлар, ВИЧ-йогышы; табигый-чыганаклы, паразитар һәм респиратор йогышлар, иммунопрофилактика мәсьәләләре, йогышлы паталогия вакытында кормобид хәлләр буенча симпозиумнар булдылар. Конференциядә докладлар белән чыгыш ясадылар: ТР ССМның һәм ИФОның баш штаттан тыш йогышлы авырулар буенча белгече, м.ф.д., КДМУның йогышлы авырулар кафедрасы доценты И.Э. Кравченко («Халыкның  йогышлы авырулар санының күрсәткечләренә йогышлы авырулар хезмәтенең ресурслы тәэминатының тәэсире», «Рожа белән авыручыларның антиоксидант системасының геннар полиморфизмы һәм авыру үсешендә аларның роле»), КДМАнең йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, профессор Хаертынова И.М. («Пациентларның аерым төркемнәрендә дәвамлы С гепатитын 3D-дәвалау»), РКЙАХ ДАССОның 1нче номерлы КДБ мөдире, м.ф.к. Созинова Ю.М. («Татарстан Республикасы үрнәгендә дәвамлы С гепатитын дәвалауның клиник-оештыру моделе»). Конференцияне уздыру чорында «Аеруча куркыныч йогышлар» дигән белем бирү циклы булды, аның чикләрендә биотерроризм мәсьәләләре карап тикшерелде һәм Дагомыс шәһ. йогышлы авырулар хастаханәсе җирлегендә тактик-социаль укулар уздырылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International