ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Рәзинә Әмир кызы Шайгарданова үзенең 90нчы туган көнендә Әлмәт районы үзәк хастаханәсеннән кунакларны кабул итте. Туганнарының булышлыгында аның затлы милли татар гөбәдиясе үзәк урынны алган зур кунакчыл өстәл әзерләде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

Тәтеш районында «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән велоузыш оештырылды. Старт алдында һәм фиништан соң спортчылар, катнашучылар һәм вакыйганы караучылар үз артериаль кан басымнарын, авырлыкларын һәм буйларын үлчи алдылар. Тәтеш РҮХнеңмедицина хезмәткәрләре телдән анкеталау уздырдылар. Аның нәтиҗәләре буенча сорашып чыкканнарның күбесе сәламәт яшәү рәвеше өчен фикер әйттеләр, исерткечләр эчүгә һәм тәмәке тартуга негатив карашларын чагыдырдылар. Шулай ук билгеләргә кирәк, акциянең тикшерелгән катнашучыларының берсендә дә артериаль кан басымының күтәренке дәрәҗәсе табылмады!

Исегезгә төшерәбез, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм MedGreat.ru федераль порталы белән медицина хезмәткәре көне алдында «Үлемнән коткарган табиб» дигән кайнар линияне җибәрелде. Аның аркасында үзеңнең тәэсирләреңне сакларга һәм хәбәр итәргә, табибларның һөнәрлеге, тормыштан уникаль очраклар турында, шулай ук медицина оешмаларының персонал мөнәсәбәте һәм техник җиһазландыруы турында бөтен теләүчеләр сөйли алачаклар.

«Россия нейрохирургиясенең портреты» – Healthy Nation чираттагы чыгарышының шундый төп темасы. Журнал Казанда якын арада гына узган Бөтенроссия нейрохирурглар корылтаена туры китерелгән. Анда РФ Нейрохирурглар берләшмәсенең президенты Александр Коновалов, РФ ССМның баш нейрохирургы Владимир Крылов, ТР ССМның баш нейрохирургы Валерий Данилов кебек авторитетлы белгечләр белән интервьюлар бастырылган. Номерның мәгълүматлары арасында: Мэйо Клиникасының ассистент-профессоры белән интервью, афган сугышы вакытында Кандагарда эшләү турында табибның хәтергә төшерүләре һәм үз тормышларын медицина белән тоташтырган кешеләргә кызыклы булачак башка мәкаләләр. Басманың рәсми сайтында – www.healthynation.ru адресы буенча укыгыз!

Җиңүчеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында билгеләнәчәкләр.


13
июнь, 2015 ел
шимбә
11 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне алдында «Шәһәрнең  Донор көне!» исеме астында «Мин ТР Доноры» пректының донор акциясе булды. Бөтен кан бирергә теләүчеләрне хәзерге заман мобиль кан бирү станциясендә Республика кан үзәгенең хезмәткәрләре кабул иттеләр. 100дән артык кеше кан бирергә теләк белдерде. Алар арасында «Мин ТР Доноры» пректының регуляр донорлары, «Президент белән бергә» хәрәкәтенең активистлары, FUN 24 хезмәткәрләре булдылар.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Татарстанда милли бәйрәм Сабан туе билгеләнә, анда «Президент белән бергә» хәрәкәтенең активистлары «Спорт Татарстаны» дигән мәйданчыклар оештыралар. Анда республика медиклары да актив катнашалар, шулай ук алар шәһәрдә яшәүчеләрнең артериаль кан басымын үлчәүне уздыралар.
Бүген ТР ССМ РКХдә клиниканың миллионынчы пациентына «Сәламәтлек» сертификатын тапшырдылар. Ул кардиология бүлегенең 60-яшьлек пациенткасы Румия Сунгатуллина булды. Тантаналы церемония алдында журналистлар өчен РКХнең кабул итү-даигностика бүлеген әйләнеп чыгу уздырылды.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    
Бү көннәрдә, Бөек Җиңүнең 70-еллыгы елында, «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһәренең Медсанчастенең пенсионер-ветераннары экскурсия белән Волгоградка бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International