ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2015» дигән республика премиясенең номинантлары өчен интернет-сайлау башланды.
2015 елның конкурсында 5 номинация тәкъдим ителде, һәрберсендә («Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясеннән башка) финал сайлавына конкурс комиссиясе әгъзалары белән рөхсәт бирелгән өч лаеклы табиб яисә табиблар коллективы («Уникаль очрак» номинациясе).
Җиңүчеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында билгеләнәчәкләр. Җиңүчене сайлау вакытында мөһим рольне интернет-сайлау уйныячак. http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/golosovanie-ak-chchklr-2015.htm
адрес буенча (ТР ССМ сайтында, конкурслар бүлегендә) тавышыңны бирергә була.