ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Ул Татарстанда яңа медицина кадрларын ничек тарту, фармацевтикада импортны алмаштыру сәясәтен республиканың  ничек алып баруы һәм нигә льготникларга акча компенсациясеннән баш тарту һәм чын даруларны сайлау яхшырак турында сөйләде.

Бүген «Биек Тау район үзәк хастаханәсе» ДАССОда пациентларның Ак Барс Страховкалау төркеменең вәкилләре белән очрашуы узды. «Түләүсез медицина ярдәмен күрсәтү вакытында страховкаланган гражданнарның яклау хокукларын тормышка ашыру» дигән тема – бик актуаль.

Соңгы вакытта медицина берләшмәсендә уйлашкан темаларының берсе «Сәламәтлек» фондының вәкилләре ягыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгын тәнкыйтьләү булды. РФА академигы, Милли медицина палатасының вице-президенты, Россия кардиологик җәмгыятенең президенты Евгений Шляхто «Сәламәтлек» фондының президенты Э. Гавриловның соңгы докладының эчтәлегенә бәя бирде.

5 июльдә ТНВ телеканалының эфирында, 18.00дә, «Сәламәт буласың килсә... Фәридә Габитова белән» дигән телепрограмманың чираттагы чыгарылышын карагыз. БРКХ ДАССОсы ТР буенча «Профилактика һәм кешенең сәламәтлеген саклау үзәге» РИОсы белән бергәләп хәзерләнгән бу чыгарылышта сүз халык арасында ГТОны, массаларга физкультураны тарату буенча иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген популярлаштыру турында барачак. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен махсус бүлектә БРКХ педиатры, бүлек мөдире Лилия Зиатдинова һәм хастаханә клоуны Вжика ничек һәм ни өчен физкультура белән шөгыльләнергә кирәк турында сөйләячәкләр. Проект ТР Хөкүмәтенең НКО грантының акчаларына оештырылган.

Яшел Үзән РҮХдә «Мәҗбүри медицина иминияте системасында страховкаланган гражданнарның хокукларын яклауны тормышка ашыру» темасына түгәрәк өстәл уздырдылар. Шундый очрашулар 2012 елдан башлап уздырылалар. Түгәрәк өстәлнең эше белән ТР Яшел Үзән шәһ. һәм Яшел Үзән районында «Ак Барс-Мед» СК» ҖЧҖнең Яшел Үзән филиалының директоры Ирина Тыгина, Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ибрашева һәм «Яшел Үзән РҮХ» ДАССОның баш табибы Илгиз Хидиятов җитәкчелек иттеләр.


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Ике ел рәттән ТР суд медиклары Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итәргә республиканың кечкенә шәһәрләренә баралар. Бу юлы бәйрәм итү урыны дип Мамадыш – Вятка елгасындагы матур шәһәр сайланды.

Медицина хезмәткәре көненә туры китерелгән «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2015» дигән Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү церемониясе «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) 2015 елның 19 июнендә 15.00 сәг. булачак.

Сәламәтлек саклау өлкәсенең көнүзәк мәсьәләләре бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашкан туры эфир темасы булдылар.

ТР Президентының вазыйфасын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Балтач муниципаль районында булып кайтты. Аның чикләрендә ул штп Балтачка һәм Балтач РҮХнә килеп китте. Сәфәр барышында, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатуында, Рөстәм Миңнеханов ремонт ясалган сырхауханәне, хирургия, реанимация һәм терапия бүлекләрен, шулай ук хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген карап чыкты. Соңрак сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Кариле табиб амбулаториясенә һәм Чепья участок хастаханәсенә килеп китте, анда ул ремонт эшләренең барышы белән танышты.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Россиянең әйдәүче балалар клиникаларының берсендә – Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларны ничек коткару турында Беренче каналда Елена Малышева белән «Здоровье» программасында сөйләделәр.Программага сылтама:

http://www.1tv.ru/video_archive/projects/zdorovie/p95520


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International