Рөстәм Миңнеханов Балтач РҮХнә килеп китте

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
ТР Президентының вазыйфасын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Балтач муниципаль районында булып кайтты. Аның чикләрендә ул штп Балтачка һәм Балтач РҮХнә килеп китте. Сәфәр барышында, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатуында, Рөстәм Миңнеханов ремонт ясалган сырхауханәне, хирургия, реанимация һәм терапия бүлекләрен, шулай ук хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген карап чыкты. Соңрак сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Кариле табиб амбулаториясенә һәм Чепья участок хастаханәсенә килеп китте, анда ул ремонт эшләренең барышы белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International