Сабан туе Мамадыш шәһ. Фестиваль аланында

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Ике ел рәттән ТР суд медиклары Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итәргә республиканың кечкенә шәһәрләренә баралар. Бу юлы бәйрәм итү урыны дип Мамадыш – Вятка елгасындагы матур шәһәр сайланды.

Бәйрәм чараларында катнаштылар: хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР хөкүмәт комиссиясенең әгъзасы, законлылык һәм хокук тәртибе буенча ТР Дәүләт советының рәисе Рафил Нугуманов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ГО, ГТХ һәм афәтләр нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча РФ Министрлыгының кадрлар белән идарә итүнең, тәрбияләү эшенең, һөнәри хәзерләүнең һәм психологик тәэминәтнең Баш идарәсе башлыгының урынбасары Виктор Сорокин, районның башлыгы, ТР Мамадыш муниципаль районы советының рәисе  Анатолий Иванов.

Бай эчтәлекле мавыктыргыч программа, бәйрәмне бик әйбәт оештыру, искиткеч җәйге һава 2015 елгы Медицина хезмәткәре көнен күңелдә кала торган якты вакыйга итеп ясадылар.

Онытылмаслык тәэсирләр һәм бик яхшы ял өчен бу искиткеч бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International