ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2015 ел
җомга

Казан Медицина көллиятенең җирлегендә «2015 елның урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгече» дигән Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Республика этабы уңышлы узды. Конкурста Республикабызның республика, шәһәр һәм район хастаханәләренең медицина хезмәткәрләре катнашты. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының  кадрлар бүлегенең башлыгы Ю.А. Кнни, «Казан медицина көллияте» УҺББ ДАББОның директоры  З.А. Хисамутдинова һәм ТР ССМның  аттестацияләү һәм квалификацияне күтәрү буенча әйдәүче консультанты Т.В. Ванюшина конурсны тантаналы ачтылар һәм конкурсның республика этабының катнашучыларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурс сигез номинация буенча узды, җиңүчеләр инде Россия этабында катнашачаклар.

Бүген Түбән Кама районында ике дәвалау оешмасы ачылды. Смыловка авылында – модульле ФАП, ә Кармалы саласында – табиб амбулаториясе.

Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОына Тамбов өлкәсенең делегациясе килеп китте. Визит «Инновацион сәламәтлек саклау технологияләре» дигән XIV Халыкара гамәли конференциясе чикләрендә булды. Делегация әгъзаларына пациентка тавышлы хәбәр итү белән электрон чиратның эшен күрсәттеләр.
8 800 700 84 14 түләүсез номер бөтен мобиль операторлар һәм «өйдәге» телефоннар белән кулланучылар өчен эшли. Кайнар линиягә һәркем шалтырата ала. «Кайнар линия» 10 июньдә 9дан башлап 18гә кадәр эшлиячәк, түләүсез номерлар бөтен Россия буенча төрле операторлар абонентлары өчен эшлиләр.
Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОна эш визиты белән Оренбург өлкәсенең Медицина информацион-аналитик үзәгенең делегациясе килеп китте. Делегация составында: идарә итү системасын автоматизацияләү бүлегенең башлыгы Неудахин Олег Виктор улы, директор урынбасары Михайлова Ирина Александр кызы һәм куркынычсызлык бүлегенең башлыгы Зарипов Илдар Ульфат улы. Делегация әгъзалары «ТР ЭСС» БДМС региональ медицина мәгълүматый системасын кертү тәҗрибәсе белән таныштылар. Мәгълүматый системада счет-реестрларны формалаштыру һәм Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фондына аларны түләүгә бирү тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Бөтендөнья әйләнә-тирәдәге мохитне саклау көне 1972 елда БМОның Генераль ассамблеясе белән оештырып җибәрелгән һәм шул вакыттан бирле ел саен бөтен дөньяда билгеләнә.  


 

Баулы муниципаль районына эш визиты белән «БИТИ» ДКОның җитәкчесе М.М.Айзатуллин килеп китте. Ул капиталь ремонт дәвам иткән үзәк район хастаханәсен карап чыкты. Баулы муниципаль районының башлыгы Р.Х.Гатиятуллин, башкарма комитетның җитәкчесе С.П.Самонина, баш табиб Г.В.Алексеев, подрядка алынган оешмаларның җитәкчеләре белән эш киңәшмәсе уздырылды.


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОда спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты алдында Казанда 60тан артык табиб катнашкан «Спорт медицинасының көнүзәк мәсьәләләре» дигән республика конференциясе уздырылды. Дөнья чемпионатының медицина һәм санитар-эпидемиологик тәэминәтенең, спортта җәрәхәтләнү һәм реабилитация мәсьәләләре карап тикшерелде, кинезио- һәм иммобилизацион тейплау буенча мастер-класслар уздырылды.

Үзәк район хастаханәсенең инициативасы буенча Чирмешәндә «Аек булып яшәргә һәм эшләргә» темасына «түгәрәк өстәл» уздырылды. Район газетының редакциясендә «түгәрәк өстәл» янында сәламәтлек саклау оешмаларының, мәгарифнең, социаль яклауның, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлекнең, полициянең җыелган вәкилләре эчкечелекнең начар яклары һәм аек яшәү рәвешенең кирәклеге турында сөйләштеләр.
Казанга Россиянең ФМБА Спорт медицинасын оештыру идарәсе башлыгының урынбасары И.Т. Выходец һәм Россиянең ФМБА ФСМФКҮ ФДБОның җыелма командаларның медицина тәэминәте бүлегенең башлыгы А.В.Фомина килеп киттеләр. Эш визиты барышында җыелма командаларның спортчыларын медицина тәэмин итү мохтаҗлыгы өчен мобиль медицина комплексларын спортчыларның торган урыннары һәм «Казан Арена» спорткомплексы янында   урнаштыру турында мәсьәләләр уйлаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International