ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2022 ел
җомга

Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең Прогресс ФАПы җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Исегезгә төшерәбез, модульле бина "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча төзелгән.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район җитәкчесе Радик Исламов Балык Бистәсе хастаханәсендә томограф кабинетын карады.

БРКХдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетының 90 еллыгына багышланган Россия фәнни-гамәли конференциясе уза.

29 октябрь – Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне. Инсульт – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, кан тамырлары тыгылу яки ярылу аркасында.

Татьяна Александровна өйдә булганда көчле миокард инфаркты симптомын күкрәгендә кискен авырту сизде. Моңарчы ул йөрәк проблемасыннан зарланмаган, тик бу хәлдән шикләнеп, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакырта һәм табибларны каршы ала.

Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә кан басымын контрольдә тоту һәм йөрәк ритмы бозылу атнасына багышланган чаралар узды.

Диспансерлаштыру: II этап нәрсә өчен? 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге барлык халык 3 ел саен, 40 яшьтән өлкәнрәк булганнар ел саен диспансеризация үтәргә тиеш. Әгәр быел диспансерлаштыруга эләкмәсәгез, профилактик тикшерү узарга мөмкин (ел саен).

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан лицензияләү буенча Россия Федерациясенең тапшырылган вәкаләтләре тулы күләмдә гамәлгә ашырылды.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Чистай үзәк район хастаханәсе яңа диагностик цифрлы рентген-аппарат урнаштырды . Җиһазлар "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International