ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 22 гыйнварында ТАССРның Атказанган табибы, ТР Атказанган фән эшлеклесе, Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең Мактаулы әгъзасы, медицина фәннәре докторы, проф. В.С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры Лев Александрович Козлов 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Безнең киләсе героиня – чирек гасыр дәвамында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюз оешмасын җитәкләгән, танылган һәм кабатланмас шәхес Нина Александровна Шахторина. 


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсендә NGENUITY 3D визуализация системасын апробацияләү уза, ул офтальмохирургларның эшен яңа дәрәҗәгә чыгара.

Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә реанимация, яңа туган балалар патологиясе бүлегенең һәм яңа туган балалар бүлегенең неонаталь профильле шәфкать туташлары өчен укулар башланды. Дәресләр симуляцион класста үткәрелә.

Түбән Камада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча «баш мие штурмы» узды. Очрашуда шәһәр җәмәгатьчелеге, башкарма комитет, сәламәтлек саклау, мәгариф, шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр, СТОС, сәүдә һәм фитнес-үзәкләр вәкилләре катнаштылар.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Алексеевск ҮРХнең баш табибы вазыйфасына Вильданов Илнар Хәмит улы билгеләнде.

Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, профессор Михаил Владимирович Бурмистров һәм № 2 хирургия бүлеге мөдире Александр Александрович Киршин Ижевскида узган «Онкологиянең, хирургиянең, урологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән регионара конференциядә катнаштылар.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Казан шәһәренең В.С. Груздев исемендәге «Медицина университеты клиникасы» бала тудыру йортында Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр өчен беренче бүләк комплекты бирелде.

БРКХнең эш төркеме үзәкнең онкология бүлеге мөдире, профессор Надежда Иванова озатуында В.Ф. Войно-Ясенецкий исемендәге Балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәменең фәнни-гамәли үзәгенең эше белән таныштылар.

Чираттагы интервьюның герое – югары квалификацияле категорияле провизор, ТР даруханә хезмәтенең атказанган хезмәткәре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мактаулы ветераны, Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, «Татарстан сәламәтлек саклау легендасы» дигән мактаулы исемгә ия булган, Россия фармацевтика ассоциациясенең мактаулы әгъзасы Меланья Дмитриевна Анисимова булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International