РФ Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Нина Шахторина: «Эшкә һәм кешеләргә мәхәббәт белән!»

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТАССР һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә яңа проект – «Татарстанның 100 медигы» интервьюлар сериясен башлап җибәрде. Проект кысаларында без Татарстанның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткән 100 медицина хезмәткәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләячәкбез. Күптән түгел без югары квалификацияле категорияле провизор, Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Меланья Дмитриевна Анисимова белән әңгәмә кордык.

Безнең киләсе героиня – чирек гасыр дәвамында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюз оешмасын җитәкләгән, танылган һәм кабатланмас шәхес Нина Александровна Шахторина. Нәкъ менә Нина Александровна эшләгәндә тармакта социаль партнерлык нигезләре салынды, бюджет өлкәсендә беренче Тармак килешүе кабул ителде, тармак профсоюзының эш-гамәлләре формаларын һәм методларын камилләштерү, хезмәткәрләр арасында аның абруен ныгыту буенча зур эш башкарылды. Аның казанышлары күп тапкырлар Татарстан Республикасы, профсоюз ҮК, ФНПР, тармак министрлыгының Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән билгеләп үтелде. Ул – РФнең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International