Азнакай ҮРХдә ТРда паллиатив ярдәм оештыру буенча лекцияләр узды.
Түбән Камада сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз отчёт-сайлау конференциясе булды. Чарада профсоюз әгъзалары арасыннан сайланган делегатлар катнаштылар.
2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы вакциналауны уздылар. Процедура алдыннан аларга кан басымын һәм тән температурасын үлчәделәр. Прививканы «Совигрипп» вакцинасы белән үткәрделәр.
IT паркта «Сакчыл җитештерү менеджменты системасы. СМС (сыйфат менеджменты системалары) һәм СҖМС (Сакчыл җитештерү менеджменты системалары) сәламәтлек саклауда интеграцияләү».
«Крылья Советов» паркында Аеклык көне уңаеннан шәһәр бәйрәм концерты узды.
«Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты чикләрендә 2019 ел башыннан КБМҮнә 13 табиб-белгечне җәлеп итүгә ирешелде. Мәсәлән, КБМҮнең медперсоналы сафларын ел башыннан бирле участок табиблары-педиатрлары, балалар хирурглары, табиб-офтальмолог, табиб-бит хирургы, табиб-акушер-гинеколог тулыландырдылар. Шул исәптән КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбарәкшинның һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Светлана Холина белән бергә очрашуга барулары аркасында Башкорт дәүләт медицина университетыннан ике участок табибын-педиатрын һәм Казан дәүләт медицина университетыннан бер укуны бетерүчене җәлеп итүгә ирешелде.
Кискен һәм хроник риносинуситлар: педиатр һәм отоларинголог позициясе. Нинди яңалык медицина өлкәсендә, нинди әйберләр эшләргә кирәкми, һәм ниндиләр искергән булып санала? «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ медиклары өчен биш көнлек укыту циклының беренче көнен Казан медицина академиясенең оториноларингология кафедрасының профессоры Сергей Мосихин ачты.
ТР көньяк-көнчыгышының шәфкать туташлары өчен медицина оешмасы шартларында пациентка куркынычсызлык мохит оештыру мәсьәләләре буенча семинар «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең Медик-санитар частендә узды. Очрашу кунакларын Әлмәт шәһәренең шәфкать туташлары эше буенча баш белгече Алена Габдракипова һәм Яр Чаллының шәфкать туташлары эше буенча баш белгече Екатерина Шадрина сәламләде.
ТР ССМ РКОДның саркома төркеменең җитәкчесе, КДМА травматология һәм хирургия кафедрасы доценты Илдар Сафин Улан-Удэ шәһ. АМЯХдә медицина учреждениесенең белгечләре белән бергә уникаль операцияне уздырды. Пациентка углерод имплантаты куелды, аның белән бот сөягенең зарарланган өлеше алмаштырылды.