Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы гепатит А кабынуы турындагы мәгълүматны кире кага. Мәктәп яшендәге баланың гепатит А белән авыруының бер очрагы теркәлгән дип хәбәр итәбез. Ситуация Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы контроле астында күзәтелә.
23нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе» күргәзмәсе кысаларында Республика клиник хастаханәсе Федераль туклану һәм биотехнологияләр буенча тикшеренү үзәгенең Дәвалау туклану клиникасының белгечләре белән эшләп чыгарылган мәгълүмати платформада шәхси рационны оештыру программасын тәкъдим итте.
Татарста Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кызамык белән авыруга шикнең 2 очрагы теркәлгән, дип белдерә. Шул балаларның берсе прививка яшенә җитмәгән әле, икенче бала ата-анасы баш тарту сәбәбе буенча прививка ясамаган.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7503 тапкыр кеше коткарырга чыктылар, аларның 1201 чакыру – җәмәгать урыннарына. Бәхетсез очракларга медиклар 942 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 43 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 50 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 2 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табиблары 79 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5795 чакыру үтәлде, аларның 189 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 39 – миокард инфаркты.
Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш-Казахстан өлкәсенең Хакиме Дәниал Әхмәтов белән очрашты. Казан Кремленең Губернатор сараенда узган очрашуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты.
Биектау ҮРХдә янгын куркынычсызлыгы буенча укулар узды.
Бүген Лаеш районының Комлы Кавал авылында яңа табиб амбулаториясе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
13 октябрьдә тромбоз һәм гемостаз буенча Халыкара җәмгыять (International Society on Thrombosis and Hemostasis, ISTH) инициативасы буенча Бөтендөнья тромбоз көне билгеләп үтелә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматлары буенча, планетада һәр дүртенче кеше тромб барлыкка килү куркынычы астына алынган. Ел саен һәр 100 мең кешедән 160 кешегә тромбоз диагнозы куела. Россиядә генә дә әлеге авыру елына 240 мең кешедә күзәтелә. Шуңа күрә аның үсеш сәбәпләрен белү һәм аны булдырмау буенча профилактик чаралар үткәрү һәрберебез өчен бик мөһим.
Казанда «Ирләр сәламәтлеге» темасына компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсына йомгак ясадылар.
25 һәм 26 октябрьдә Казанда V Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән гамәлгә ашыруга кадәр. Лидерлар тәҗрибәсе» дигән конференция булачак. Анда АКШның дөньякүләм танылган клиникаларының вәкилләре корпоратив мәдәниятне һәм пациентларга юнәлдерүне үстерү серләре белән Россиянең әйдәүче медицина оешмаларының җитәкчеләре, баш медицина шәфкать туташлары, сыйфат бүлекләренең вәкилләре белән уртаклашачак.