Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8032 тапкыр чыктылар

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8032 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1023 чакыру. Медиклар бәхетсезлек очракларына 834 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 42 тапкыр. Бу ЮТҺдә 37 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 20 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 14 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 60 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6452 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 56, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 191.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International