ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Үзенең хезмәт эшчәнлеген кечкенә пациентларның сәламәтлеген саклауга багышлаган табиб – педиатр Черемисин Юрий Алексей улы 57нче яшендә вафат булды.

2018 елның 7 ноябрендә 09: 00 сәгатьтән башлап 12:00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә түбәндәге адрес буенча гражданнарны уртак кабул итү узачак: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 39 йорт. Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты һәм аның һәркем өчен мөмкин булуы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр.

Уртак кабул итүгә язылу 2018 елның 29 октябренә кадәр (843) 221-74-14 телефоны буенча башкарылачак.

Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр өчен һәм Татарстанның предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берләшмәләре лидерлары өчен гамәли конференция Яшел Үзәндә «Маяк» Спорт комплексында узды.Чараны оештыручы булып Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы булышлыгында «Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр берлеге» регион иҗтимагый оешмасы чыкты. Чистай РҮХ яшьләр советының активистлары конференциядә үз муниципаль районын тәкъдим иттеләр.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Түбән Камага халыкны иммунизацияләү өчен 36690 доза килде.  «И. Х. Садыков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда» университетының тантаналы ачылышында һәм прививка кампаниясендә «Өченче яшь университетының» вәкилләре катнаштылар. Шуның белән алар барлык түбәнкамалыларга үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртуның, бигрәк тә якынлашып килүче салкыннар алдыннан, ничек беркайчан да актуаль булуын күрсәттеләр.

Бүген бөтен дөньяда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен анестезиолог билгелиләр – кешеләр, кемнең һөнәре белән без бәхеткә еш очрашмыйбыз, әмма аның турында мөмкин кадәр күбрәк белергә телибез.

БРКХ җирлегендә «Ерак регионнар» программасы буенча «Балаларда гематология һәм онкология авыруларын иртә диагностикалау. Озату белән патогенетик терапия» дигән Республика фәнни-белем бирү конференциясе уза.

 

Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә Бөтендөнья чиста куллар көнен билгеләп үттеләр, ул 2008 елдан башлап ел саен 15 октябрьдә үткәрелә. Бу көннең мөһимлеге турында чарада катнашучыларга хастаханәнең баш шәфкать туташы Гөлназ Гарипова сөйләде.

2018 елның 16 октябрендә 7нче номерлы ШКХ хезмәткәрләре ТР буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе белән берлектә кризис ситуациясен бетерү буенча тактик-махсус өйрәнүләр үткәрделәр.  Күнекмә эвакуацияләү, янгын үсешен булдырмау буенча персоналның хәрәкәтләргә әзерлеген саклау максатында уздырылды.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Казанда «Ирләр сәламәтлеге» темасына плакатлар Республика смотр-конкурсына йомгак ясадылар. Конкурс Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре арасында узды.

«Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсендә Республика клиник хастаханәсенең Иннополис медицина үзәге сһеск-up комплекслы медицина тикшерүе программасын тәкъдим итте. Ул сәламәтлеккә зарланулары булмаган кешеләрдә мөмкин булган авыруларны профилактикалау һәм алдан ачыклау максаты белән эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International