Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Алдынгы медицина хезмәткәрләренә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем «Регионара клиник-диагностика үзәге» ДАССОның 1 кардиология бүлеге мөдире Айрат Әдһәм улы Галеевка, «Балтач ҮРХ» Кариле табиб амбулаториясенең гомуми практика табибы Әлфир Рифхәт улы Юсуповка, «Мамадыш ҮРХ» интенсив терапия палатасы белән анестезиология-реанимация бүлеге мөдире Елена Николай кызы Новоселовага бирелде.

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Югары Ослан ҮРХ» Кильдеево фельдшер-акушерлык пункты мөдире Галина Александр кызы Гаврилинага һәм «Лаеш ҮРХ» йогышлы авырулар бүлегенең палата шәфкать туташы Миляүшә Гаделҗан кызы Хәмзинага бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International