Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә күкрәк сөте белән тукландыруга булышлык күрсәтү проекты тормышка ашырыла һәм узган ел эчендә ул инде уңай нәтиҗәләр бирде. 2017 елда хастаханәнең кечкенә пациентлары балалар катнашмасының 4302 банкасын "ашасалар", 2018 елда якынча ике тапкырга кимрәк – 2572 банка кирәк булган.
Перинаталь үзәк белгечләре күкрәк белән тукландыруны бердәнбер нормаль, куркынычсыз һәм баланың оптималь үсешен тәэмин итә торган, иң кечкенә детальләргә кадәр уйлап чыгарылган һәм тулысынча алмаштырып булмый торган ысул буларак билгелиләр. Моңа әле эшкә генә кергән персоналны һәм яңа гына әни булучыларны өйрәтәләр. Күкрәк сөте белән ашату буенча белгечләр социаль челтәрләрдә консультация бирәләр. Бала тудыру йортында даими уза торган лекцияләрдә күкрәк сөте белән тукландыру үзенчәлекләре турында сөйлиләр. Күрше шәһәрләрдән булачак әти-әниләр дә аларга ешрак йөри башладылар. Аларның күбесе Түбән Кама медикларының ярдәме белән бала табарга карар кабул итәләр.