Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә 2018 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. Түбән Кама районында 1000 кешегә туучылар саны 11,2 (ТР буенча уртача – 12) тәшкил иткән. Белгечләр 2016 һәм 2017 еллар белән чагыштырганда туучылар санының бераз кимүен билгеләп үтәләр. ТКМРда медицина хезмәтен 144 меңнән артык хатын-кыз һәм 58 меңнән артык бала алалар. 2018 ел эчендә БШХ стационарында 15 меңгә якын пациент дәваланды. Баш табиб Рамил Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, 0 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында авыручылар санының кимүе күзәтелә. Ә менә 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында бу күрсәткеч арткан.