ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «Finnish Business Goes Kazan 2018»  эшлекле форумында катнашу өчен Казанга килгән фин компанияләренең вәкилләре белән очрашты.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә медицина персоналы өчен психологик тренинглар башланды. 

Бөтендөнья хоспис һәм паллиатив ярдәм көне кысаларында Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалында онкодиспансерның яман шешле Әлмәт пациентлары өчен адаптация чараларының «Вакытлыча файдалануның социаль пункты» ачылды.

Арча районында төрле авыруларулы пациентлар өчен «Сәламәтлек мәктәбе» үткәрү буенча эшне оештыру турында фикер алыштылар. Укыту семинар-киңәшмәсен Арча үзәк район хастаханәсенең урта медицина персоналы: оештыру-методик кабинетларның шәфкать туташлары һәм өлкән фельдшерлары өчен үткәрделәр.

Казанда «Кичектергесез консультатив ашыгыч медицина ярдәме – хәзерге заманның көнүзәк чакырулары һәм аларны нәтиҗәле җиңү юллары» дигән Халыкара катнашу белән бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе эшен башлады. 


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 18 октябрендә «Кичектергесез консультатив ашыгыч медицина ярдәме – хәзерге заманның көнүзәк чакырулары һәм аларны нәтиҗәле җиңү юллары» дигән Халыкара катнашу белән бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе узачак.

Лениногорскида капиталь ремонттан соң Лениногорск ҮРХнең сырхауханәсен һәм хатын-кызлар консультациясен ачтылар. Тантаналы ачуда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рягат Хөсәенов, Лениногорск ҮРХнең баш табибы Айдар Яркаев, подряд төзелеш оешмаларының җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре һәм сәламәтлек саклау ветераннары катнаштылар.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә ТР ССМ баш штаттан тыш балалар хирургы, БРКХнең хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Владимир Филатов һәм ТР ССМ баш штаттан тыш балалар урологы, профессор Наил Акрамов килеп киттеләр. Алар КБМҮнең администрациясе һәм профильле бүлекләренең мөдирләре катнашында эш киңәшмәсе уздырдылар, анда балалар хирургия һәм уроандрология хезмәтенең киләчәк үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Клиника хезмәткәрләре өчен куык-сидек юлы рефлексы булган балаларга югары технологияле ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс оештырдылар.

Кайбыч районында Донор көне узды.

Балалар республика клиник хастаханәсенең Мобиль сәламәтлек үзәге Алексеевск районы Базарлы Матак саласына килеп китте. Педиатр, ЛОР-белгече, невролог, кардиолог, УТТ табибы белгечләр составында күчмә бригадасы 150 артык баланы карап тикшерде. Медицина карап тикшерүеннән башка, белгечләр балаларга һәм аларның ата-аналарына сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану профилактикасы буенча гамәли тәкъдимнәр бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International