ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Чистай ҮРХ стационарының бинасында янгын чыккан вакытта эвакуация чараларын оештыруга һәм үткәрүгә, янгыннарны локальләштерүгә һәм кешеләрне гамәли эвакуацияләүгә юнәлдерелгән өйрәнүләр узды.

Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсенең яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлеге имчәк балалар корпусының ремонтланган өч катлы бинасына күчте.

Татарстанда 2019 елга республика министрлыклары, шул исәптән ТР сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегенең төп максатлары һәм күрсәткечләре өчен ачык онлайн-тавыш бирү башланды.

Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 7788 тапкыр чыктылар, алар арасында җәмәгать  урыннарына – 1340 чакыру.   Бәхетсезлек очракларына узган атнада медиклары 1062 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 62 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 78 кеше зыян күрде, 47 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Янгыннарга узган атнада медиклары 14 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 67 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5977 чакыру үтәлде, аларның 58 – көчле миокард инфарктлары, 200 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы.


21
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

21 октябрьдә 12:10 сәг. Казанда Карбышев урамында Регионара клиник-диагностика үзәгенең Б блогының реанимацион бүлегендә төтен чыгу турында хәбәр керде. Һәлакәт булган урынга ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе бүлекчәләре килде. Көчле төтен подвалда һәм беренче катта 2 кв. м мәйданлы подвалда кабельнең кыска ялганышы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 12: 49 кыска ялганыш нәтиҗәләрен бетерделәр.

Зыян күргән кешеләр юк. Тугыз ятучы пациентны носилкаларда чыгарганнар. А һәм Б блокларыннан барлыгы РКДҮнең 314 пациенты эвакуацияләнде. Пациентларның хәлләренә кыска ялганыш белән бәйле вәзгыять йогынты ясамады.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Балалар Республика клиник хастаханәсе реанимация хезмәтен үстерү максаты белән телемедицина технологияләрен актив кертә. Клиника югары технологияле Татарстан ИТ-компаниясе белән берлектә реанимацион клиник телемедицина үзәген төзү проектын гамәлгә ашыра. Проектны тормышка ашыру кысаларында мобиль диагностик телемедицина стойкасы конструкцияләнде һәм файдалануга тапшырылды.

Татарстан Республикасы Шәфкать туташлары ассоциациясе булышлыгы белән Республика наркология диспансеры җирлегендә урта медицина персоналы өчен «Алкоголь һәм наркотиклар куллануны профилактикалау» белем бирү семинары узды.

Республика суд-медицина экспертизасы бюросында яңартып тезүдән соң ике амбулатория бүлеген: зарар күргән кешеләрнең, гаепләнүчеләрнең һәм башка шәхесләрнең суд-медицина экспертизасы бүлеген һәм комплекслы (комиссия) экспертизалар бүлеген ачтылар. 2018 елда монда реконструкцияләү белән һәм бюрога суд-медицина экспертизасын үтү яки тикшерелү өчен бюрога җибәрелгән шәхесләрне кабул итүнең бөтен кабинетларын җиһазландыру белән капиталь ремонт уздырылды. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте 12 млн сум күләмендә акча бүлеп бирде.

Казанда төрле профиль медицина оешмаларының лаборатория хезмәтләренең урта медицина персоналы эшендәге көнүзәк мәсьәләләргә багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Республика суд-медицина экспертизасы бюросына республика сәламәтлек саклау оешмаларының баш шәфкать туташлары, патологоанатомия һәм суд-медицина бүлекләренең лаборантлары һәм фельдшерлары эшләнмәләр һәм тәҗрибә белән алмашу өчен җыелдылар.


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ничек картаймаска, ничек яшь ягыннан булган авыруларны вакытында ачыкларга, ничек 100 яшькә кадәр яшәргә? Бүген әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Өченче буын» университетына килүчеләр эзләделәр. ТКҮРКХ консультатив-диагностик сырхауханәсенең актлар залында өлкән яшьтәге кешеләр өчен «медицина белемнәре нигезләре» буенча беренче дәрес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International