Ел саен 4 февральдә Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне (World Cancer Day) яки Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2005 елда бу чараны беренче тапкыр Халыкара яман шешкә каршы көрәш берлеге (International Union Against Cancer, UICC) оештырды. Бу көннең бурычы – хәзерге заман дөньясының иң җитди патологияләренең берсе буларак, онкология авырулары турында хәбәрдарлыкны арттыру, аларны дәвалауга һәм кисәтүгә игътибар җәлеп итү.