Татарстанда яшәүче һәр 35нче кешенең яман шеш авыруы бар. Бу мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков хәбәр итте. «Республика клиник онкология диспансерында 110 меңгә якын онкологик авырулы кеше исәптә тора», - дип билгеләде министр. 2017 ел белән чагыштырганда авыручылар саны арткан. Әмма, табиблар сүзләре буенча, саннар ачыклану сәбәпле үзгәрделәр.