Республика кан үзәгендә Бөтендөнья яман шеш турында белү көненә туры китерелгән паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча «Андрей» хәйрия донор акциясе узды. Акциянең инициаторы Казанда яшәүче Алла Протас булды, аның ире Андрей да паллиатив пациент булган. Акция инде икенче ел Андрейга, һәм донор каны озаграк һәм яхшырак яшәргә ярдәм иткән барлык кешеләр истәлегенә үткәрелә.