25 һәм 26 октябрьдә Казанда «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән гамәлгә ашыруга кадәр. Мэйо Клиника тәҗрибәсе» дигән V Халыкара конференция уза. АКШның бөтен дөньяда танылган клиникаларының вәкилләре Россиянең әйдәүче медицина оешмаларының җитәкчеләре, баш шәфкать туташлары, сыйфат бүлекләренең вәкилләре белән корпоратив мәдәниятне үстерү һәм пациентка юнәлешлелек серләрен уртаклашалар.
Бүген Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең җирлегендә табиблар өчен мастер-классны «РТЮ» ААҖнең баш урологы, м.ф.д., профессор, Россиянең атказанган табибы, Түбән Новгородтагы тимер юл хастаханәсенең урология үзәге мөдире, профессор Федор Севрюков уздырды.
Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен аралашу психологиясе буенча семинарлар һәм шөгыльләр циклы дәвам итә.
Масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара «Чистай ҮРХ» ДАССУнең җитәкчелеге белән һөнәргә юнәлдерелгән чаралар планы һәм 2019 елгы чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру кысаларында оештырылды.
28 октябрьдә «Көньяк» сәүдә-күңел ачу үзәгендә волонтерлар-медиклар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан ДМУ» ЮББ ФДББУнең неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы белән берлектә инсультның профилактикасы һәм симптоматикасы мәсьәләләренә халыкның игътибарын җәлеп итү өчен берничә чаралар уздыралар.
27 октябрьдә Регионара клиник-диагностика үзәгендә «Деменция: туганнар өчен практик тәкъдимнәр, һәм алар өчен генә түгел» Мәктәп узачак. Лекция белән медицина фәннәре кандидаты, «РКДҮ» ДАССУнең югары квалификацияле категория табибы-неврологы Юлия Житкова чыгыш ясаячак.
7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә травматология буенча мастер-класслар сериясе узды. Әйдәүче белгечләр: Травматология һәм ортопедия үзәгенең (Мәскәү шәһ.) табибы травматологы-ортопеды Сергей Сергиенко һәм м.ф.д. Виктор Хомутов артрозны дәвалау методикаларын, шулай ук төз буынының артроскопия өлкәсендә башка техникаларны күрсәттеләр. Күрсәтмә операцияләрдән тыш 7нче хастаханәнең табиблары травматологлары тематик лекцияләр тыңлый һәм клиник очракларны тикшерә алдылар.
Татарстанның сәламәтлек саклау ветераннары медицина университеты клиникасының хирургия корпусына килеп киттеләр. Ветераннар берләшмәсе белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков очрашты. Баш табиб Ильнур Шәрәфетдинов кунаклар өчен бүлекләр буенча экскурсия уздырды һәм пациентлар белән элшәү вакытында кулланылган хәзерге заман технологияләр турында сөйләде.
Түбән Камада гриппка каршы вакцинацияләү дәвам итә. Халыкка уңайлы булсын өчен шәһәрнең төрле сәүдә үзәгендә мобиль пунктлар җәелдерелде, анда санаулы минутлар эчендә гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин. Прививка кампаниясен оештыруда мобиль пунктлар янында кизү торучы волонтерлар –медицина көллияте студентлары актив катнашалар. Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама сәүдә үзәкләрендә мобиль пунктлар атна дәвамында эшләячәкләр.
Арча ҮРХдә төрле авырулар белән пациентлар өчен сәламәтлек мәктәпләрен оештыруга багышланган белем бирү семинары узды. Хастаханәнең урта медицина хезмәткәрләре өчен, районның табиб амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары өчен укыту «Татарстан Республикасы шәфкать туташлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән уздырылды.