Татарстан Республикасы районнарында балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү кысаларында БРКХ табиблары районнар буенча чыгалар. Быел беренче тукталыш Лаеш районының Комлы Кавал авылында булды, хәзер БРКХ белгечләре Габишево авылында медосмотрлар сериясен уздырачаклар.
Педиатрны һәм эндокринологны үз эченә алган күчмә бригада тарафыннан 250дән артык баланы карап тикшерү планлаштырыла. Беренче көнне 40тан артык бала карап тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез, ел дәвамында БРКХ югары квалификацияле белгечләренең районнарга атна саен чыгуларын гамәлгә ашыру клиника җитәкчелеге өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Әлеге инициативаның максаты – Татарстан Республикасы районнарының балаларына махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген һәм күләмнәрен арттыру.